+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Азат белән Гөлсириннең туеннан алты кызыклы факт

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина никахларын рәсми рәвештә 13 июльдә үк теркәсә дә, интернетта әле дә яңадан-яңа хәбәрләр, видеолар чыгып тора. Бу юлы җырчы Азат Абитов туйларыннан кызыклы фактлар белән уртаклашкан һәм туйның дәвамы да булачагын белдергән, дип яза "Татар тудей".

1. Туйга 230 кеше чакырылган булса, чынында исә мәҗлестә 250 кунак була. Аларның 200е — Азат ягыннан.
⠀ 2. Никахны теркәү урамда, яңгыр астында уза, ләкин һава торышы һич кенә дә кунакларның кәефен төшерми.
⠀ 3. Кунаклар арасында күп кенә танылган шәхесләр була: Венера Ганиева, Гамил Әсхәдулла, Рифат Фәттахов, Руслан Сәйфетдинов, Айнур Моратов, Рәнис Габбазов, Рамил Шәрәпов, Рөстәм Нәсыйбуллин.
⠀ 4. Туйда Азат белән Гөлсирин «Әй, йөрәкләр» исемле яңа дуэт тәкъдим итәләр.
⠀ 5. Мәҗлес Чувашстанда уза. Кияүнең туган авылы Шыгырданда башланып, Батырда тәмамлана.
⠀ 6. Туйның иң кызык өлеше — бишенче көне 11 ноябрьгә билгеләнгән! Анда теләгән һәрбер кеше килә ала. Үткәрелү урыны — Казан, Филармония.
Читайте нас