+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уйнап торсын гармуннар

Һай, гармун телләре дәДәртләндерми кемнәрне?Биетә дә, җырлата да,Ача да күңелләрне.

Һай, гармун телләре дә

Дәртләндерми кемнәрне?

Биетә дә, җырлата да,

Ача да күңелләрне.


Әхтәм Ихсан.


Татар халкы яшәгән төбәк­ләрнең һәркайсында аларның үзләренә генә хас моңнары, кабатланмас аһәңнәре бар. Шушы милли хазинәне, халык күңе­лендәге җәүһәрләрне без гармуннар сайраганда тоябыз. Һәр төбәкнең моң белән үрелгән аерым бер күркәм гадәтләре дә бар. Шул исәптән безнең Миякә районында да.

Берничә ел элек Илгиз Хә­мидуллин башлангычы белән районда гармунчыларның “Дим” ансамбле оештырылган иде. Ул төрле һөнәр ияләрен — моңга гашыйк кешеләрне берләштерә. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә бу коллектив чын мәгънәсендә халык ансамбле булып танылды. Яңавыл шәһәрендә үткәрелүче, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов әйткәнчә, сәнгать кешеләренең ихлас дуслык бәйрәме, гармунга мәдхия җырлау тантанасы — “Моңга бай гармун бәйрәме”ндә катнашып, “Дим” беренче урынга чыкты. Гомумән, Миякә гармунчыларының иҗатка һәм үзешчән сәнгатькә гашыйк булулары соклану хисләре уята. Райондагы бер генә бәйрәм дә аларның чыгышыннан башка үтми диярлек. Коллектив берничә тапкыр Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә (соңгысы респуб­ликаның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналарда) чыгыш ясады. Әлеге вакытта ансамбльгә Филүс Шәрипов җи­тәкчелек итә. Егетләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Шушы шигъри юллар аша барлык моң сөючеләрнең теләкләрен җиткерәсе килә:

Уйнап торсыннар гармуннар,

Яңгырасын җыр-моңнар.

Яшьләрне дә өйрәтегез,

Өзелмәсен чылбырлар!


Милли моңнарыбыз дәвамлы булсын. Өлкән буыннардан күреп, яшьләр дә өйрәнеп үссен иде!


Мөнир БӘШИРОВ.

Миякә районы,

Шатмантамак авылы.
Читайте нас