Примадонна Латвиядә йорт сатып алган.
Алла Пугачева белән Максим Галкин Латвияда фатир сатып алганнар. Бу турыда "Аргументы недели" гәзите яза.
Басманың мәгълүматларына караганда, 100 квадрат метрдан артык мәйданлы фатир Юрмала шәһәренең үзәгендә урнашкан. Аның бәясе якынча 400 мең евро бәяләнә.
Шулай ук, Алла Пугачева Латвиядә торыр өчен документлар да эшләткән. Моны Латвия законнары таләп итә. Документларның бәясе - 250 мең евро.
Примадонна Русиядән качарга уйлаганмы әллә!?