Мин җырчы булырга хыялланмадым. Теләгем - табиб булу иде", - ди популяр җырчы.
- Әнине дәвалыйсым килә иде. 9-10 яшь иде миңа. Үпкәсендә яман шеш таптылар. Аны дәвалап та булыр иде, ләкин без, балалары, барыбыз да бәләкәй идек. Безне карарга кирәк, дип, хастаханәдә дә озак ята алмады. Туберкулезны дәвалап, аны яман шешкә кадәр үстермәсәк, әнине коткарып булыр иде. Безне кызганды ул, имеш, өйдә безне кем ашатыр. Шулай итеп әни 49 яшендә китеп барды.
- Әни үзенең балачагы турында сөйләргә ярата иде. Ул 8 яшендә ятим калган. Авыр заманаларда үссәләр дә, ул беркайчан да зарланып сөйләмәде. Сугыштан соң да колхозда бригадир, рәис вазыйфаларын башкарган, шуңа күрә авыл халкы аны бик хөрмәт итә иде. Бүген дә аны: “Эх, авылыбызның иң затлы, иң акыллы, иң уңган кешесе иде. Бигрәк яшьли китте”, - дип искә алалар. Әни сабыр холыклы, пөхтә кеше иде. Һәм тавышының ягымлылыгын хәтерлим. Аның тавышы җылы иде.
Әти дүрт елдан соң өйләнде. Үги әни килгәндә мин Уфада интернатта укый идем, шуңа күрә өйгә ялларда гына кайтып йөрдем. Үги әни үги әни инде ул, акыллым. Начар якларын сөйлисем килми. Әле дә исән әле ул. Аңа 94 яшь, - дип сөйләгән Нәфкать "Интертат" хәбәрчесенә.