14 июльдә Лениногорск районы Иске Шөгер авылында җырчы Илсөя Бәдретдинова авылдашларына зур бәйрәм оештырган. Анда 8 меңләп кеше җыелган. Узган ел әтисе Ядкәр абый мәрхүм булу сәбәпле, үткәрелми калган "ИБ-бәйрәм" (бу ике хәреф Илсөя Бәдретдинова дигәнне аңлата) быел тормышка ашкан, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит" басмасы.
– Казан белән туган авылым арасы - 280 чакрым. Сирәк кайтам. Узган ел мәктәп тәмамлаганга 15 ел булды. Сыйныфташлар белән очраштык. Бу мизгелләр бик матур булып күңелдә калды. Шуннан авылда барыбызны җыя торган бәйрәм оештырырга кирәк, дигән идея туды. Аннан соң, әти гомер буе улы булмаганга үкенде, Бәдретдинов фамилиясенең дәвам итүен теләде. Әти малае булырга теләп, үзе арабыздан киткәнче, ул горурланырлык бер бәйрәм ясыйм әле, дип эшкә тотындым. Әмма ни кызганыч, өлгермәдем, бәйрәм булырга ике атна калгач, августта әти үлеп китте. Вәгъдә – иман, диләр. Шуңа аны быел, нәкъ әтинең туган көнендә, 14 июльдә уздырырга булдым. Әтинең рухына дога булып барсын, - дигән Илсөя "Безнең гәҗит" редакциясе хезмәткәрләренә биргән интервьюсында.
Бәйрәм кичке 9га кадәр дәвам иткән. Анда җырчының иҗатташ дуслары Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова, Илназ Гарипов, композитор Айдар Тимербаев, чараны алып баручы Алмаз Мирзаянов чыгышлар ясаган. Шулай ук төркеме белән Илсөя үзе һәм башка үзешчән артистлар да тамашачыларны шатландырган.
Балаларның да күңелен күргән Илсөя Ядкәр кызы. Бушка 500 данә туңдырма өләшкәннәр.
Бәйрәм салют белән тәмамланган.
Илсөя Бәдретдинованың киләчәктә бәйрәмне традициягә кертергә дигән хыялы да бар.
https://beznen.ru/basma/2019-28/yashik-ele-yandirip/