+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Элвин Грей эчеп концерт куйганмыни?

Шаккатмалы хәл! Элвин Грейны Миякә районында исерек килеш концерт куюда гаеплиләр.

Шаккатмалы хәл! Элвин Грейны Миякә районында исерек килеш концерт куюда гаеплиләр.
Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар.
"Беренче тапкыр концертына килдем, кешеләр мактагач. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән", - дип язган бер укучы һәм концерттан өзекләр урнаштырган.
"Беренче тапкыр гына шул хәл түгел инде. Әле исерек килеш җырлый, әле концертларын туктата. Сез аның фанера концертларына йөрисез..."
"Йолдыз чире" эләккән егеткә. Тамашачыларына хөрмәтсезлек күрсәтте".
"Ничек шул хәлдә балалар, яшүсмерләр алдында чыгып җырлап була?"
"Телләре көрмәкләнгән иде. Концертның яртысыннан артыгында төркемендәге җырчылар җырлады".
"Радик арыган гына иде, эчмәгән ул, концерт ошады", - дип яклаучылар да бар Радикны.
Радик Юлъякшинның рәсми төркемендә җырчының эчүен инкарь итеп җавап язганнар, дип яза "Интертат".
"Дуслар, тиз генә нәтиҗәләр ясап, артистны адекват булмауда гаепләмәгез.
Элвин Грейның концертлары көн саен, ул һәрвакыт юлда. Радикның кан басымы күтәрелеп, концертларыннан баш тартырга мәҗбүр булуын оныткансыз. Кайвакыт кешегә физик яктан авыр була икәнен уйламыйсыз. Ул тимер түгел. Ә аны эчкән, наркотик тарткан дип гаепләргә ашыгалар.
Кан басымы күтәрелүнең ни икәнен белгән кешеләр бу хәлне күз алдына китерә ала..."
"Без бит концерт куярга мәҗбүр итмибез. Акча түлибез. Карап кызганыр өчен түгел, нормаль концерт өчен түлибез. Безнең дә кан басымы! Ә ул безнең нервны гына чыгарды", - дип язган берсе.
Читайте нас