Республика төбәкләрендә эстрада йолдызы Ришат Төхвәтуллинның хәйрия концертлары бара
Яратҡан җырчыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 27 июльдә туган төбәге – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылы янындагы яшел тугайда унынчы тапкыр үзенең хәйрия концертын үткәрә. Шушы ”Җәйге очрашулар” уңаеннан аның быел яз башкалада үткән юбилей концертына кабат әйләнеп кайтыйк.
Март... Шул сүзне ишетү белән минем күз алдыма мәктәптә укып йөргәндә урыс теле дәреслегендә төшерелгән Исаак Левитанның ”Март” картинасы гына искә төшә торган иде, ә инде 2010 елның ноябреннән алып үзенең искиткеч моңлы һәм дәртле җырлары белән Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин күз алдына килеп баса. Ни өчен дисезме? Чөнки ул нәкъ март аенда туган һәм мин аны югарыдагы датадан алып беләм! Мин тагын шушы мизгелдә Ришатның концертына канатланып, аның үзенең җырларындагы кебек, гүя, очып бардым. Ниһаять, республиканың иң дәрәҗәле, гүзәл, заманча “Башкортостан” дәүләт концерт залына керим дисәм, аның алдында куелган Ришатның фотосы белән быел шулай ук үзенең 80 еллык юбилеен билгеләүче Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең “Җиде кыз” биюеннән алып төшерелгән баннер мине озак итеп карап торырга мәҗбүр итте. Җиде башкорт кызының намус саклап суга ташланып, су эчендә мәңгелеккә сафлык, аклык бөркеп торуы горурландырды, яшәүгә көч бирде, концертның эчке сюжетына, эчтәлегенә алып кереп китте, матур тойгыларга әйдәде. Шул уйларга бирелеп, баннерны озак карап торып, концертка соңлап килеп кердем, фойеда тып-тын, шылт иткән тавыш та юк.
Ә эчтә, концерт залында шундый моң агыла, Ришат “Тыңлачы, сандугач!”ны җырлый.
Тын алырга да куркып, шуны тыңлап торсам, Ришатның сөйкемле әнисе, шулай ук моң иясе Розалия апа килеп чыкты. Аны күргәч, тагын да балкып киттем һәм без, күптән күрешмәгәч, озак итеп кочаклашып тордык, бераз сөйләшеп алырга да өлгердек. Без аның белән иҗат хакында сөйләшкән арада Ришат үзенең эталон җыры – “коронный” номеры “Аккошлар мәхәббәте”н дә җырлый башлады. Шул мәлдә генә Розалия апа белән миңа залга керергә мөмкинлек туды. Гадәттәгечә, залда алма төшәрлек тә урын юк! ”Башкортстан мохитендә тәрбияләнеп үскәнгә күрә, Башкортстан дисәләр, иң беренче Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле күз алдыма баса!” — дип, юбилей концертындагы тәүге бию чыгышын Ришат үзе игълан итте.
Сәхнә бизәлеше дисеңме, күзнең явын алырлык чагу, зәвыклы костюмнар, җыр-биюләрнең эчтәлегенә, асылына алып кереп китүче плазма экрандагы образлы видеотезмәләр, салават күпередәй чагу утлар, Ришатның иҗатын яратучы ихлас күңелле тамашачылар, котлаулар, туры эфирда төшереп күрсәтүче дистәгә якын телекамераларның серле утлары. Рәсми котлаулар да булды. Туган төбәге Туймазы районыннан да вәкилләр килгән иде. Якташлары ихтирамын котлау хаты аша җиткерде. Тирән уйланылып төзелгән сценарий, акыллы режиссер, матур алып баручылар, һәммәсе дә Ришатның талантын тагын да ныграк ачуга булышлык итте.
Уфадагы концерт югары дәрәҗәдә үтте, тамашачылар биредә ихласрак та, ягымлырак та шул! Тәмле әйбер аз була, җитми дә кала. Концерт логик рәвештә Казанда “Пирамида” концертлар залында дәвам итте.
Түз, йөрәгем, талпынма, тыныч бул! Мин дә дулкынланып көттем бу көнне... Ниһаять, менә ул 7нче сезондагы 7 меңлек тамашачыны сыйдырырлык хозур, мәһабәт концерт залы “Крокус Сити Холл”. Мәскәү Юбилей концертының иң югары этабы менә шушы инде. Менә пешкән чия төсендәге пәрдә ачылды, залда бер буш урын да юк! Хәтта билетлар да җитми калган.
Алып баручылар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы артистлары, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова килеп чыгу белән зал җанланып китте. Һәм алар ихлас күңелдән Ришатның үзен сәхнәгә чакырды. Әйтерсең дә әкият батыры сәхнәгә килеп чыкты! Хәтта Урал батыр образын хәтерләтте: ап-ак матур костюм киеп, ап-ак микрофонын тотып, тыныч кына атлап чыгып, тамашачыларга изгелек нуры чәчеп торган зур каракучкыл күзләрен төбәп бер карады, ике карады, өченчесендә аның үзенә шушы бөек сәхнәгә юл ярган Рәис Ханнановның мәңгелек җыр хәзинәсенең берсе булган “Тыңлачы, сандугач!”ның үзәк өзгеч көе агыла башлады һәм аңа Ришатның язгы тамчыларга кушылып сайраган сандугачны хәтерләткән искиткеч ягымлы тавышы кушылды!.. Җыр тәмам! Менә беренче ихлас алкышларга кушылып алдагы тылсымлы, серле җырның көе яң-гырады. Милли моңга, биюләргә сусаган Мәскәү тамашачысын бу җырның сихри арбау көче кинәт тынарга мәҗбүр итте. Ришатның репертуарын бизәп, алга әйдәп бара торган ”Аккошлар мәхәббәте” җыры шушы минутларда залдагыларга Җан-чишмә ургылып чыккан Башкортстаныбызны һәм андагы Яктыкүлдә йөзеп йөрүче аккошларны исләренә төшергән-дер, саф мәхәббәтнең мәңгелек булуына тагын бер кат инандыргандыр. Арытаба сәхнәгә күз явын алырлык милли костюмнарда аккошлардай йөзеп Фәйзи Гаскәров исемендәге башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбле кызлары чыкты, аларга йөрәкләрне җилкендереп, республикабызның йөзек кашы булган биюче егетләр килеп кушылды һәм бөркеттәй очып, күзләрендә очкын чәч-рәтеп, зур сәхнәне дер селкетеп, дәртле итеп башкорт халкының классик биюе ”Азамат”ны бии башладылар! Тамаша-чылар берчә аларның туры гәүдәләренә, берчә үкчәләренә, берчә камчат бүрек-ләренә карап, икенчедән, менә шул була инде чын башкорт ир-азаматы дип сокланды! Дөньяга билгеле Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең нәкъ әлеге концертта катнашуы алар өчен дә, Ришат Төхвәтуллин өчен дә зур дәрәҗә булды. Бу – ансамбльнең мондый зур сәхнәдә җырчы белән эшләнгән зур масштаблы тәүге проекты! Ришатның юбилеена бу, әлбәттә, зур бүләк. Җырчы моңа үзенең тырышлыгы, таланты һәм командасы белән эшли белү аркасында ирешкән! Концертларның директоры, режиссеры Эмиль Уелдановның идея-тәкъдимнәре, һичсүзсез, олы бәһага лаек! Концерт берсеннән-берсе чагурак биюләр һәм җырлар белән дәвам итте. Җырдагы “Әрем исе – туган авылым исе, сагынып керде бүген төшемә!” дигән сүзләр Башкортстанны сагыну хисләрен көчәйтте. Ә аның репертуарындагы өр-яңа җыры — “Туймазы көе”н тыңлагач, барлык якташларыбыз газиз Башкортстанның Туймазы районына кайтып килгәндәй булгандыр. Туган як, туган җирең — Башкортстаның һәм, әлбәттә, әти-әниең. Ерак араларны якын итеп, Ришатны шушы дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әти-әнисе Розалия һәм Айрат Төхвәтул-линнар газиз улларын бәйрәм концерты белән котларга дип Мәскәүгә килгән иде. Улларының даны, әлбәттә, аларның дө-рес тәрбия бирүендә. Мөгаен, тантананың Ришат өчен иң дулкынландыргыч мәле әнисе Розалия апаның чыгышы булгандыр. Менә тамаша залыннан сәхнәгә көчле алкышлар астында мөлаем йөз-ле, сөйкемле, кечкенә буйлы Розалия Нурулла кызы күтәрелде. Ул үзенең күңел халәтенә дә, гаиләсенә дә туры килеп торган Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигъри юлларын сөйләп ишеттергәннән соң, бөтен йөрәге белән матур итеп “Авыл көе”н җырлады. Җыры соң, җыры нинди бит әле! “Сулар буйлармын әле лә, уйлар уйлармын әле шул, сулар буйлап сезне сагынып җырлап елармын әле”. Розалия апа өч баласын да шулай Өсән буйларының матурлыгын тоярга өйрәтеп, Башкортстаныбызда терекөмештәй татлы сулар эчереп үстер-гәнгә күрә алар шулай җыр-моңга оста булгандыр инде. Арытаба алып баручылар “Чит илләрдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан булганың яхшы!” дип, сүзне мәртәбәле кунакларга бирде. Башкортстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге киңәшчесе Ришат Халиковны сәхнәгә чакырдылар. Ул ихластан Ришатка тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Татарстанның “Болгар” радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов белән радио тапшырулары алып баручы Рөстәм Гайзуллин да котлап, тик изге теләктәр генә теләделәр.
Ф. Гаскәров исемендәге башкорт дәүләт академия халык биюләре ан-самбленең “Печәнчеләр” биюе беркемне дә битараф калдырмады. Ришатның иҗатын яратып килгән кайберәүләр җиң сызганып печән эшләгән чакларын исенә төшергәндер. Хезмәт тәрбиясе алып үскән Ришатыбыз үзе сайлагандыр бу биюне, үзе дә бит сирәк булса да әле дә колач җәеп печән чаба! Яраткан артистыбыз махсус рәвештә укытучылары өчен “Бүләк ит син миңа!” җырын үзенең сыгылмалы тавышы белән искиткеч оста башкарып, тамашачыны тагын хәйран итте! Зал “Афәрин!” тавышларыннан яңгырап торды. Аннан соң Ришатыбыз “Җылы эзләп йөри җаннар” җырын Алия Карачурина белән башкарды. Әнисе Розалия апа иҗат иткән “Синнән башка” җырын күзләреннән очкын чәчрәтеп, нур уйнатып, дәртләнеп, үтә яратып, биек кыя ташка очып менәрдәй итеп җырлады! Үзем дә Ирәмәл тавына менгәндәй булдым! Бу чыгыштан соң да тамашачылар көчле алкышларын чәчкә гөлләмәләренә кушты. Мәскәү дисәң дә, монда да шул ук тамашачы икән ләсә!
Төрле милләт вәкилләре җыелган залда Ришатның музыкантлары: оста баянчы Руслан Мөхәммәдиев, гитарачы Ринат Ресмәтов, саксофончы Вәсил Шәрәпов һәм виртуоз скрипкачы Ташкын Ибраһим-хәлилов “Фламенко”ны балкытып, Ис-паниягә сәяхәт кылдырдылар.
Сәхнәгә янә йөзеп кенә ансамблебез кызлары башкорт халкының легендар биюе “Кумыз” белән чыккач, мин үземне сәхрәләрдә, Башкортстанымның киң далалы Хәйбулла районында кебек хис иттем. Безнең башкорт кызларының тыйнак, әдәпле булуына сокландым, үзем дә шуларның бер матур вәкиле булуыма горурландым!
Тамашаның икенче өлеше “Кайчагында чынбарлыктан качып очам, үз-үземдә казынам да, кабат-кабат бер сорауга тынгы тапмый җавап эзлим, дәвер күзләренә карап барам. Бөтен гамем — халкым моңын киләчәккә җиткерергә җитәр микән минем көчем? Гомумән, киләчәге нинди мин яраткан газиз туган телнең, уйланам да, йоклый алмый ятам, яшь башымны борчу ала, моңнар чорный. Юлларымның хаклыгына инанам да, яратуга таянам да, алга барам!” дигән шигьри юлларның язмасы белән ачылды да, тамаша без яраткан гаскәровчыларның ”Уйна, гармун!” татар халык биюе белән дәвам итте. Шулай логик рәвештә Ришатның иң яраткан җырларының берсе “Авыл көе” белән дәвам итте. Аны шаян керәшен халык җыры “Чын-чын әйтәмен” алыштыргач, әлеге җырның серенә ныграк төшендем, ышаныч тойгысы артты үземдә! Менә шундый илаһи концерт инде!
“Крокус Сити Холл”да көнчыгыш халкы вәкилләре күп иде. Ришат башкаруындагы көнчыгыш стилендәге җырлар, бигрәк тә скрипка моңнары аша җиткерелсә, тың-лаучы кызларны Шахерезада роленә алып кереп китә. Ташкын Ибраһимхәлил “Иран халык көйләренә тезмә”не башкарганда искиткеч хисләр кичерәсең. Ә инде үзбәк биюе “Хорезм” биючедән зур осталык таләп итә.
Җыр-моң иленә сәяхәт Ришатның үзе кебек талантлы музыкантлары белән берлектә, сеңлесе Айгөл иҗат иткән быелгы сезондагы “Тәүге хисләр” җыры белән үткән елгы сезоннан хитка әйләнгән “Мәхәббәтем”не башкаруы йөрәккә май булып ятты, театрлаштырылган тамаша аны яңача балкытты. Яраткан җырым “Сиңа барам”ны җырлый башлавы булды, залдагы күп кенә тамашачылар сикереп торып биеп тә китте.
Ришатның юбилей концертында катнашучы хатын-кыз җырчылар арасында иң матур, иң чагу җырчыларның берсе Чулпан Йосыпова иде. “Ак күлмәгем” дигән халык җырын сузып җибәрүе булды, залдагылар “Ах”! итте, Сара Садыйкованың “Әйтергә микән, әйтмәскә микән!?” дигән шаян җырына кушылып җырладылар.
Ничек инде Ришатның юбилей концерты аның ижатында мөһим роль уйнаган алтын тавышлы якташыбыз Филүс Каһировтан башка үтсен?! Аның сәхнәгә чыгып җырлый башлавы берчә диңгез шавын, берчә тымык кына агып яткан елганы хәтерләтте. “Җил капка” җыры белән исә аның моңлы тавышы, көчле искән җил кебек, күңел капкаларын да ачып җибәрде. Ә инде “Саф хисле мәхәббәт” җыры яз кояшыдай күңелләрне эретте. Филүс Каһиров, гадәттәгечә, зур осталык белән, ихлас күңелдән башкарды аларны. Ике җырчы сандугач — Ришат белән Филүснең “Китмә, сандугач!”ны бергәләп дуэт итеп башкарулары символик мәгънәгә ия булды. Шулай итеп, концерт азагына да якынлашты. Алия Карачурина белән дуэттан соң, Ришатның хисле, тирән мәгънәле философик җыры ”Агымсу”ның сихри аһаңле көе агыла башлады. Җырның ахырында Башкортстаныбызның мәгърур Урал таулары һәм анда агып яткан исәпсез-хисапсыз елгаларыбыз, чишмә, күлләребез күз алдына килде. “Агымсу”ны Мәскәү тамашачысы үз итте, ихлас алкышлар озак тынмый торды. Арытаба ”Мин бәхетле” җыры яңгырады.
Бер ел буе тынгылык бирмәгән уйлар, шөбһә-куркулар артта калды. Хәзер “Карамалы-Гобәй, сагындым сине, авылым!”-га зал аягүрә басып, кушылып җырлап, биеде. Шулай Ришат Мәскәүне “алды”!
Менә нинди зур бүләк ясады Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле! Алар, бердән, Мәскәү халкын милли җырлы-моңлы, биюле күркәм тамаша белән сөендерсә, икенчедән, Башкортстан Республикасының 100 еллыгын шулай данлады. Күмәкләгән — яу кайтарган, дигәндәй, концертның тавыш операторы — Айнур Зыязетдинов, сәхнә бизәүчесе — Марсель Хәкимов, видеооператор — Нәркиз Шәрәфиев, әлбәттә, Ришатның командасы, аның җырларына хәрәкәт аша бизәк өстәп, эчтәлекне баетучы биючеләр Илгиз Бәдретдинов, Марсель Сәмигуллин, Ләйсән Идрисова, Әлфия Фәхретдинова, оста алып баручы Рөстәм Гатауллин зур тырышлык салган. Мондый югары дәрәҗәдәге, вокал-хореографик композицияле тамаша оештыруда әлбәттә, Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге академия дәүләт халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рәфис Хәлимов, хореографлар, Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Рим Әбделманов һәм Русиянең атказанган, Башкорт-станның халык артисткасы Гүзәл Абсаттарованың өлеше зур. Бу әһәмиятле мәдәни чараның режиссеры, киң иҗади карашлы милли рух һәм тамырлар тойгысын уятучы олы шәхес – Эмиль Уелданов, сценарий авторы – Сөмбелә Вәлиәх-мәтова. Моңлы һәм бай тембрлы, тавышы белән тирән мәгънәле җырларны олы таланты һәм зур тырышлыгы белән Мәскәүнең “Крокус Сити Холл” концертлар залында биш сәгать буена тере тавышка башкарып, милләттәшләребезне сөен-дерүе Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның каһарманлыгын, батырлыгын күрсәтә түгел-мени?! Киң диапазонлы җырчы Ришат Төхвәтуллин пирамиданың югары баскычына менде. Әйтүе генә ансат! Мондый зур мәдәни чараны оештыру өчен күпме йокысыз төннәр, уйланулар, репетиция-ләр, юллар үтеп, сулар кичеп, таулар менеп, күкләргә очарга туры килгән!
...“Март” картинасы белән дә символик бәйләнеш бар. Мин мәктәптә укыганда андагы сыерчык оясына игътибар итмәгән булганмын, хәзер аңа карау белән иң беренче шул бәләкәй генә сыерчык оясы күз алдыма баса. Ул кош барыбер шул җылы оясына кире кайта. Аны шулай кадерләп көтеп торучы гына булсын! Кош та туган җирендә ничек кадерле, Ришат та безгә шулай кадерле һәм ул горурлык тойгысы уята! Чөнки ул безнең Башкортстаныбызны бөтен дөньяга данлый, балкыта! Ришат Айрат улын матур юбилее белән котлап, иҗади балкышлар, ачышлар, очышлар, тагын да югарырак үрләр яулавын телим!
филология фәннәре кандидаты.