+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Михаил Чвановны тәбрикләде

Билгеле язучы 75 яшьлек юбилеен каршылый.

Билгеле язучы 75 яшьлек юбилеен каршылый.
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русиянең билгеле язучысы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, Аксаков фонды җитәкчесе Михаил Чвановны 75 яшьлек юбилее белән котлады.
Очрашу вакытында Радий Хәбиров Михаил Чвановны Салават Юлаев ордены белән бүләкләү турында указга кул куюы турында хәбәр итте. Билгеле язучы бу исемгә күпьеллык фидакарь хезмәте, мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен лаек булган.
— Үзенең бик тыгыз эш графигында Радий Фәрит улы минем белән очрашуга вакыт табуына шатландым да, гаҗәпләндем дә. Без бүгенге проблемалар турында сөйләштек, Аксаков фонды эшчәнлеге безнең берлектәге уртак хезмәтебезнең берсе, — дип билгеләде Михаил Чванов.
Читайте нас