Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллинага 70 яшь
Һәр язда бөек шагыйребез Габдулла Тукай көннәрендә Казанга сәфәр оештыру Кыйгыда инде традициягә керде, быел да шулай булды. Барган саен Казан безне үзенең кайнап торган яңалыклары, үзгәрешләре белән каршы ала. Сәфәребез аеруча үзенчәлекле булды. Бөтен дөньяга танылган шәхесләр белән очрашулар, әлбәттә, зур дулкынлану һәм шатлык кичерү минутлары белән бәйле була, хәтердә онытылмаслык истәлекләр калдыра. Безгә Казанда яшәгән, җырларын радио, телеведение аша ишетеп кенә белгән авылдашыбыз, якташыбыз Зилә Сөнгатуллина белән очрашу бәхете тиде.
Мондый сәфәрләрне оештыруда зур тәҗрибә туплаган педагог, билгеле тарихчы Рамил Әскаров безне Зилә Сөнгатуллина исеме белән юлга кузгалгач ук таныштыра башлады. Исән-имин йөреп кайту теләге белән укылган изге догаларыбыздан соң салонда сандугач сайравын хәтерләтеп, сихри моң агылды... Күңелләребезне җилкендереп, шоферыбыз Зилә Сөнгатуллина башкаруында Салих Сәйдәшевның Ренат Харис сүзләренә “Кояшлы вальс” җырын куйган икән... Гаҗәеп матур тавышлы җырчының моңына сәфәрчеләр тын калды... Язгы моңлы авазы белән мәхәббәт нурына төренгән җыр агыла да агыла... Казанга барып кергәнебезне дә сизмәгәнбез.
Беренче көнне Тукай бәйрәмендә катнашып, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштык, Казанның тарихи урыннары, музейлары буйлап экскурсияләрдән соң, Н. Җиһанов исемендәге консерваториягә, Зиля Даян кызы янына юлландык. Ул безне бик шатланып каршы алды, якыннан танышып, җылы итеп аралашып, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганнан соң, үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирә алдык. Ул башта безнең күпләп барып керүебездән бераз дулкынланыбрак китсә дә, кызыклы җаваплары белән куандырды. Каршыбызда һич кенә дә олы юбилеен каршыларга җыенган ханым утыра димәсең: кызлар кебек чибәр, сабыйларча иркәрәк, бәрхет тавышлы, нәзакәтле хәрәкәтле, бар булмышы сәнгать кешесенең иң асыл мисалы хакында сөйләп тора иде. Аның белән соклануыбызның чиге булмады. Иң беренче, әлбәттә, безнең барыбызны да аның балачагы, җырчы булып китү тарихы кызыксындырды.
– Ничә яшемдә булганмындыр, хәтердә түгел, – дип сөйләп китте ул. – Бик бәләкәйдән елыйсым килгәндә җырладым мин. Оялчан идем. Кунаклар килгән чакта әтием җырларга куша иде. Кунаклар янына чыгарга оялып, ишек артында җырлап басып торганым хәтердә. Ә бераздан әтиебез чирләп китте... Кунаклар урынына аның хәлен белүчеләр генә килә башлады... Инде беркем дә җырларга сорамый... Шул чакларны янәшәдәге урманга кереп китәм дә, кычкырып җырлый башлыйм икән... Мине оялтмас өчен туганнарым, якыннарым агач арасыннан гына тыңлап торган. Үсә төшкәч, миңа бу хакта кызык итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы, әнием хәйран калып сөйли иде. Шулай итеп, тавышым саф һавада, табигать кочагында тагын да ачылгандыр, киңәйгәндер дип фаразлыйм. Җыр буенча укырга кирәклеген дә миңа әтием төшендерде. Беренче ноталарны да аның моңлы тавышлы баяны аша үзләштердем. Аннары Уфа сәнгать училищесы ишекләре аша хыялыма атладым. Хор-дирижерлык бүлегендә укуым белән җыр сәнгате серләренә төшендем. Ул чагында инде мин тавышымның классик опера сәнгате өчен яралган – клавиатур сопрано икәнен аңлап горурландым, эстрада жанрын яратсам да, опера җырчысы булу теләге өстенлек алды. Опера җырчысының мөмкинлекләре зур бит, ул эстрада җырларына да, халык җырларына да киң урын бирә ала. Бер уйласаң, һәр эстрада җырчысы опера җырчысы башкара алган партияләрдә чыгыш ясый алмый.
Башкортстан, бигрәк тә якташ композиторлар һәм аларның әсәрләре турында болай сөйләде ул:
– Мин һәрвакыт Башкортстан белән Татарстанны бердәй итеп кабул иттем. Тукай әйткәнчә, “Тарихи бу бергәлек”нең бәясен аңлап эшләдем. Сәнгатебезнең кайсы төрен генә алмыйк, уртак яклары күп, бигрәк тә җыр сәнгатендә бу яхшы күренә. Быел Татарстан белән Башкортстан арасындагы дуслык җепләренең тагын да ныгынуы күңелдә зур шатлык тудырды. Нәкъ бүген Казан дәүләт филармониясендә үтәчәк “Идел-Урал” яшьләр вокал конкурсының финал концерты да минем фикерләремне дәлилләп тора. Сез, якташларым да, бүген шул татар һәм башкорт дуслыгын дәлилләп торучы зур җыр тамашасына Башкортстаннан иң якын дусларыбыз итеп чакырылуыгыз белән шатлана аласыз. Программада татар җырлары – башкортча, башкорт җырлары татарча яңгыраячак. Ә инде үземә килгәндә, әлбәттә, Башкортстан җыр сәнгате белән якыннан танышмын, үзем дә башкорт халык җырларын яратып башкарам. Туган Башкортстаныма мәдәни чараларга һәрчак кайтып тордым, чыгышларымны якташларым яратып, алкышлап каршы ала. 40тан артык классик һәм заманча операда беренче партияләрне башкардым. Концертларым гөрләп үтеп торды, педагогик хезмәтем белән сәхнә эшемне бергә алып барам, бүген дә сәхнәдәмен, Аллаһка шөкер!
Аннары Зилә Даян кызына Кыйгы районының Тугузлы авылыннан чыккан җырчы, район мәдәният йорты баянчысы, Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган Илнур Шәрифуллин мөрәҗәгать итте, үзенең җырчы булу теләген әйтте, матур итеп, заманча җырларның берничәсен башкарып та күрсәтте. Талантлы педагог төпле киңәшләрен әйтеп, егетнең тавышына яхшы бәя бирде, киләчәккә өмет уятып җибәрде.
Ничек педагог булып китүе турындагы соравыбызга болай диде:
– Педагогик хезмәткә бераз куркыбрак тотындым, бик ераклардан, чит илләрдән килгән студентларны тапшырдылар. Әнием дә укытучы булгач, династия дә роль уйнагандыр, укытып киттем, эшемне яратам, бүген дә шул шөгыльдәмен. Укучыларымның уңышлары зур булды. Аларның кайберләре дөньякүләм зур сәхнәләрне данлый, үзләре дә инде талантлы җырчылар, музыкантлар әзерли, Казан вокал мәктәбенең матур традицияләрен дөнья буйлап тарата, җир шарының бик күп почмакларында укучыларым дан казанып яши, иҗат итә. Педагогик хезмәт – авыр эш, бигрәк тә сәнгать дөньясында. Укучыңны үзеңнән дә артыграк осталыкка өйрәтә алмасаң, талантның югалып калуы бар, минем андый укучыларым булмады.
Зилә Даян кызының киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
– Гомер әкрен генә алга бара, миңа дөньяның илләрен гизәргә, күп сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килде. Менә сезгә, якташларыма, сәфәрегездә миңа да вакыт бүлә алуыгыз өчен зур рәхмәтлемен. Сез Казанга килеп, миндә туган якларыма кайтып килү теләге уяттыгыз. Бу хакта күптән уйланып йөрсәм дә, җылы чакыру алуыма бик шатландым. Озакка сузмыйча гына шул хыялымны тормышка ашыру теләге бар. Менә шулдыр минем киләчәккә булган иң зур планым, – диде ул.
Зилә Даян кызы белән булган бу истәлекле очрашу күңелләребездә иң якты тойгылар уятты. Без аның, чын мәгънәсендә, үзе яратып башкарган “Кояшлы вальс” кебек, кояштай якты талант, кояшлы җырчы, халкына хезмәт итүче, киләчәк буынга сәнгать серләрен ачучы тәҗрибәле педагог, шәхси тормышында бәхетле хатын, сөекле, хәстәрлекле дәү әни булуына инандык. Сентябрьдә аның иҗатына багышланган очрашуны туган авылында үткәрү хакында планнар корып хушлаштык.
Югары Кыйгы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы,