+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 август 2019, 06:41

"Ришат Төхвәтуллинның хатыны буласым килә",

дип әйтә ди Данир Сабиров.

дип әйтә ди Данир Сабиров.
Ришат Төхвәтуллинның фан-клубы аккаунтында Данир Сабировның чыгышын куйганнар. Юмор остасы Ришат Төхвәтуллин турында мәзәк сөйли, дип яза "Интертат".
Имеш, Ришат Төхвәтуллинның мәктәптә укыган чагы, ул укытучының "Кем буласың килә" дигән соравына җавап бирә. "Минем, үскәч, җырчы буласым килә, әмма анысы иң мөһиме түгел. Иң мөһиме - өйләнәсем һәм булачак хатынымны бәхетле итәсем килә, - ди Ришат. - Минем хатыныма йорт салып бирәсем, чит илләрдә йөртәсем, затлы туннар, алтын беләзекләр бүләк итәсем килә. Гомумән, хатынымның рәхәттә, шатлыкта, муллыкта яшәвен телим" - ди.
Укытучы в шоке - өченче сыйныф баласы әйтә бит моны! "Төхвәтуллин, кемнәргә генә әрәм булырсың икән?! Менә чын ир-егет", - ди ул.
Икенче балага шул ук сорауны бирә укытучы. Тегесе исә: "Апа, мин үскәч берәр начальник булырмын дигән идем, хәзер Төхвәтуллинның хатыны буласым килә", - дип җавап бирә".
Мәзәктән бик күпләр көлгән, берсе генә: "Кешенең өйләнмәгәнлегеннән көләргә кирәкми. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар", - дип язган.
Читайте нас