Башкаланың арт-квадрат мәйданында беренче тапкыр шундый тамаша үтте
Уфа шәһәрендә Мостай Кәрим урамының 8 санлы йорты ишегалдындагы җәйге сәхнәдә үзешчән композитор Мидхәт Әбделманов оештырган “Гөл генәм бул, Илгенәм” дип аталган бәйрәм тантанасы үтте. Анда милли моңнарга, җыр һәм биюгә сусаган тамашачылар җыелды. Ачык һавадагы бу бәйрәмнең жанрын ачык кына билгеләп тә булмый торгандыр. Беренчедән, ул – зур концерт-тамаша-шоу, икенчедән, милли сәнгать бәйрәме, өченчедән, милләт, туган тел язмышын үзәккә куйган шигърият кичәсе, дүртенчедән, этнографик-милли традицияләрне зурлап, аларны бүгенге тамашачыга җиткерү чарасы. Шулай итеп, бу олуг бәйрәмне синкретик жанрдагы күңелле сәнгать тамашасы дип аңларга була.
Бәйрәмдә шигырь, җыр, бию чиратлашып барды. Үзәктә – бөтен тамашаны бер ноктага җыйган “Милли аваз” җыр-моң ансамбленең чыгышы. “Юлдаш” радиосы дикторы, популяр җырчы Рания Билалова алып барган бу тамашаның һәр номеры шигъри юллар белән бизәлгән иде. Мәсәлән, беренчеләрдән булып шушы дүртьюллык халык күңелен билгеле бер гамьгә салды:
Балачактан, яшьли башлана.
Безнең концерт “Милли аваз”
Сәхнәдә талантлар бер-берсен алыштырды: күптән тамашачы күңелен яулаган “Алтын Урда” премиясе иясе Мәхмүт Ибраһимов, Рания Билалова, Әлфия Әмирханова, Руслан Сөләйманов, Гөлфинә Хәмитова, “Җырлыйк әле” фестиваль-конкурсы лауреаты Альбина Якупова, мимика һәм ишарәләр ярдәмендә татар җырларын шәрехләүче Антонио Масунов, башкорт, татар һәм урыс биюләре белән Ильяс Карабулатов.
Әй, халкымның изге ихласлыгы,
Чыннан да, бу концертта халык күңеленең энҗе-мәрҗәннәре булган көйләрне инде танылу яулаган халык талантлары башкарды: Кырмыскалы егете, “Дуслык җыры” фестивале дипломанты Наил Латыйпов, Балкый Сәббахов, Гөлшат Хәлиуллина, Булат Биктимеровның тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлары халык күңелендә үз урынын тапты.
“Алтын Урда” премиясе лауреаты, Благовар районының Күчәрбай авылы егете Рөстәм Вәлиев башкарган попурри йөрәкләрне җилкендерде. Флүр Әбдиев башкарган татар халык җырлары да беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Бәйрәмдә скрипкачы Рөстәм Сөләйманов, баянчы Фәвәрис Гыйбадуллин, курайчы Иршат Ганиев башкаруындагы музыкаль тезмәнең сихри аккордлары яңгырады. Мидхәт Әбделмановның Люция Вафина сүзләренә иҗат иткән “Ак калфак” җыры кичәнең кульминацион ноктасы булды, дисәк, һич тә хаталанмабыз. Бу җыр барлык тамашачы күңелендә иң матур хисләрне уятты, чөнки үткәннәр белән горурлык, киләчәккә өметләр белән сугарылган иде ул җыр. Милли костюмнардагы кызлар һәм егетләр, матур аранжировканы тагын да бизәп, дәртләнеп һәм моңланып башкардылар бу җырны.
Кичәне оештыручы үзешчән шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделмановның җырларын Галия Язданова, Әлфия Әмирханова, Альбина Якупова башкардылар. Авторны Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Люция Вафина тәбрикләде һәм оешманың “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының алтын медале иясе Мидхәт Әбделманов тыңлаучыларга соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Зур рухи һәм милли күтәренкелек белән үткән бу бәйрәм татар халкы гимны “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды. Рәхмәтле тамашачы арт-квадрат мәйданыннан, тулган хисләрен түгүдән куркып, ашыкмыйча гына таралды.