+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2019, 07:18

Габделфәт Сафин: "Кызлар турында уйлыйсы да килми..."

Танылган җырчы күз уңыннан югалып тора әле. "Солянка" концертларында да катнашмый.

Танылган җырчы күз уңыннан югалып тора әле. "Солянка" концертларында да катнашмый.
- Чакыручылар бар, ләкин минем теләгем юк. Ул “гримерка”ларда сүгенүләрне күралмыйм. Анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү. Андый кешеләрдән еракка китәргә кирәк. Мин андый урыннарда авырыйм.
- Шалтыратып, чакыралармы?
- Әйе, чакыралар. “Килсәң, сын бирәбез”, - диләрме шунда... Кайчандыр ялгышлык белән барылган әлеге “сын таратучы җирләргә”. “Менә шуның кадәр сыным, премиям бар”, - дип мактаналар. Аны кешеләр генә бирә бит. Әле бирми, ә сата! Шул премиягә караганда акча кадерлерәк түгел микән?! Ул сыннарым кайда ятадыр, белмим.
- Исем артыннан йөгерүчеләр бар. Аларга ничек карыйсыз?
- Синең хезмәтең өчен акча гына түләнергә тиеш. Ул исем бирү бездә генә бар бит. Мәсәлән, Майкл Джексонны кара. Аның исеме юк, ләкин ул дөньяга танылган шәхес. Исем дип документлар тутырабыз инде. Яшермим: мин дә йөрдем. Ләкин бу бер дә дөрес әйбер түгел. Күз алдыңа китер: бөек Тукаебызны да исем артыннан йөртерләр иде... Аңа Тукай булу җитә, югыйсә.
- Банкетларда чыгыш ясыйсызмы?
- Мин җырлап торам – калганнар ашый. Нәрсә инде бу? Тамадалардан мин, гомумән, гарык. Хәләл туй үткәргән булалар. Хәтта никахларны да бозалар. Берсендә мәчеткә кердем. Ишетәм: Зәмирә Рәҗәпова рәхәтләнеп микрофонга акыра. Мин мәчеткә тынычлык эзләп килдем, ә монда туй бара. Нәрсәгә ул?!
- Элек барыбер банкетларда да чыгыш ясагансыз. Сезгә бәйрәм ахырында салалар идеме?
- Әйе, аракы эчәргә тәкъдим итәләр иде. Ә ул банкетларга кермәсәң, эшең кими дигән сүз. Стәрлетамакта банкетка кыстый торган кешеләр бар иде. Алардан мин бик тиз арада арындым, чөнки аларның кирәкмәвен аңладым. Әлеге шәһәрне, гомумән, гастрольләр исемлегеннән сызып аттым.
- Хәзер эчмим, дисез. Яшь чакта аракы эчеп, тәмәке тарттыгызмы?
- Мин үземне фәрештәгә тиңләмим. Булды, тәмәкесе дә тартылды, аракысы да эчелде. Рузилә белән генә йөрдем дип тә әйтә алмыйм. Ул вакытны әле исламның мөһимлеген белми идем. Бүген исә тәмәке, аракы, кызлар турында уйлыйсым да килми, - дип җавап биргән җырчы "Интертат" хәбәрчесе сорауларына.
Читайте нас