+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2019, 08:37

Җиңү — безнекеләрдә!

Быел Ваһапов фестивале пьедесталына тоташтан диярлек Октябрьский музыка колледжы студентлары күтәрелде

Быел Ваһапов фестивале пьедесталына тоташтан диярлек Октябрьский музыка колледжы студентлары күтәрелде


Киң билгеле Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль агымдагы елның маенда 15 еллыгын билгеләде. Бу чорда мәртәбәле музыкаль чара 11 илдә, Русиянең 49 төбәгендә булып, йөздән артык башкаручыны лауреат итеп танытты. Алар арасында Башкортстан вәкилләреннән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Биктимерова, Ләйсән Сөнәгатова, Рифат Шәрәфетдинов, Әлфия Сәетова, Айдар Хәсәншин һәм башка сәнгать осталары бар. Казанда үткән 15нче юбилей фестивалендә дә республикадан бер төркем җырчы һәм музыкант җиңүче урыннарга һәм махсус призларга лаек булды. Фестиваль талантларын берләштерүче янә бер сыйфат: Башкортстаннан чыккан лауреатларның күпчелеге Октябрьский музыка колледжын тәмамлаган яисә әлеге вакытта анда укып йөри.


Алтын юбилейга — “алтын тавыш”лар


Музыка колледжы директоры Юлия Алимина әлеге вазыйфаны 2006 елдан алып башкара. Ә тоташ алганда исә, Юлия Сергеевна хезмәт юлын биредә 1986 елда, Уфа сән­гать институтын тәмамлагач, ул вакытта техникум исемен йөртүче урта махсус уку йорты укытучысы сыйфатында башлый. Шуңа да бай тәҗрибәле педагогның Рәшит Ваһапов фестивале җиңүчеләренең һәммәсен дә яхшы хәтерләве табигый. Әмма иң якты тәэс-соратлары Филүс Каһировка бәйле.

— Без аның белән еш оч­ра­шып торабыз, — ди Юлия Сергеевна. — Соңгысы кол­леджның иң абруйлы “Аяз” халык хоры оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан куелган концертта агымдагы елның апре­лендә булды. Филүснең иҗади уңышларына горурланмаслык түгел. Гомумән алганда, Ваһа-пов фестиваленең абруе үсүе­нә дә шатмын. Быел безнең колледж өчен истәлекле дата – техникумның оештырылуына 50 ел тула, ул рәсми рәвештә октябрьдә — Октябрьский шәһәре көнендә билгеләнәчәк. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында күләмле эш көтелә, бу җә­һәттән уку йортын тәмамлаган билгеле шәхесләргә, шул исәп­тән элекке студентлар, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатларына багышланган махсус стенд булдыру планлаштырылды.

Музыка училищесы оештыру турында хөкүмәт дәрәҗә-сендәге рәсми указ 1969 елның августында чыга. Ярты гасырлык эшчәнлек тарихында колледжда 1,5 меңнән артык музыка белгече әзер­ләнгән, аларны Башкортстанның гына түгел, Русиянең барча почмакларында да очратырга мөм­кин. Колледж тәмамлаучы­лар­ның яртысыннан күбрәге һәр елны илебезнең югары музыка уку йортларына укырга кереп, белемен камилләштерүне дә­вам итә. Педагогик коллектив­ның иҗади мөмкинлекләре елдан-ел арта, укучыларның белем дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыра. Атап әйткәндә, соңгы аккредитация нәтиҗәләре буенча колледж коллективының бик яхшы билгесе алуы — моңа дәлил.


Методик үзәк тә ул


Республиканың махсус белем бирү челтәрендә Октябрьский колледжы аерым исәптә — ул Башкортстанның көн­батышындагы 10 районның музыка мәктәпләре методик үзәге санала. Уку йорты ниге­зендә ел саен педагогик укулар оештырыла, аларга Уфа, Казан, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән музыка өлкәсендәге әйдәүче белгечләр чакырыла. Даими рәвештә ачык дәресләр, семи­нарлар, иҗади очрашулар үткәрү дә матур гадәткә әве-релгән, аларда билгеле башкаручылар һәм композиторлар катнашлыгында педагогик осталык мәсьәләләре җанлы тикшерелеп, эшчәнлек­тә яңа юнәлешләр билгеләнә.

Билгеле булуынча, колледж музыка мәктәпләре өчен берничә төр белгеч әзерли, алар – инструменталь башкаручылар (фортепьяно, кыллы һәм тынлы инструментлар, баян, аккордеон, думбра, курай, халык уен кораллары), Русиянең милли инструментлары. Моңа өстәп хор дирижерлары, халык җырларын (урыс һәм башкорт) аерым башкаручылар, музыка теориясе бүлекләре бар. Соңгы елларда уку-укытуны камил-ләштерү максатында яңа дисциплиналардан, мәсәлән, музыка психологиясе, импровизация, ХХ гасыр музыкасы кебек белгечлекләр кертелгән. Укытуның яңа төрләре дә кулланыла, атап әйткәндә, музыка теориясе бүлегендә курс эш­ләрен ачык рәвештә яклау гадәткә кергән.

Кыскасы, музыка колледжы педагогик коллективы белгечләр әзерләүдә заманча алымнарга таянып эшли. Ә инде моның нәтиҗәләренең куанычлы булуына мисаллар бихисап, чөнки Октябрьский музыка колледжының һөнәри даны күптән дөньякүләм таралган. Иҗади коллективлардан Академик хор, мәсәлән — “Җырлаучы Русия” Бөтен-русия конкурсы лауреаты, Кишинев шәһәрендә (Молдавия) үткән Халыкара конкурс дипломанты, Чехиядә оештырыл­ган IV халыкара дини музыка конкурсында икенче урын яулады.

“Башкорт халык хоры” бүлеге нигезендә төзелгән “Аяз” ансамбле шулай ук уку йортын ил һәм республика киңлекләренә чыгарды. Әлеге коллектив “Башкортстанның иң яхшы фольклор ансамбле” исеменә ия, янә дә ансамбль республика Мәдәният ми-нистр­лыгының Бәллүр кубогы белән бүләкләнде. Төркиядә Халыкара фестивальдә Башкортстан исеменнән катнашуы да “Аяз”га лауреат дәрәҗәсе белән бергә киң билгелелек ки­терде. “Мул кичә” халык җырлары ансамбле Республика урыс халык җырлары һәм такмаклары фестивалендә (Балакатай районы) катнашып, Гран-при яулады, ә Казанда үткән Бөтенрусия халык җыр­лары фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.


“Аяз”дан — ваһаповчыларга


Октябрьский музыка колледжында татар музыка сәнга­тен киң танытучы мәдәни чаралар исемлегендә Рәшит Ваһапов фестивале беренче урында тора дисәк, һич ялгышмабыз. Моның белән “Аяз” халык хоры җитәкчесе, бик күп билгеле җырчылар әзер-ләгән укытучы Галия Мусина да килешә. Гомумән, Галия Закир кызы колледж тарихында якты эз калдыручы легендар шәхесләрнең берсе. Җырчы-педагог хезмәт юлын биредә 1978 елда башлый, хәзерге вакытта да эшчән­леген дәвам итә. Башкортстан-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусинаның юбилеен уку йортында һәм шәһәр күлә­мендә быел де­кабрьдә билгеләргә җыеналар.

Рәшит Ваһапов фестива-ленә быел остаз-педагог үзе тәрбияләгән җырчылардан зур төркем алып барды. Әйтергә кирәк, алар осталыгы, яхшы әзерлеге белән ышанычны тулысынча аклады. Фестиваль-нең җиңү пьедесталына тоташтан дип әйтерлек Башкортстан вәкилләре күтәрелде. Атап әйткәндә, Галия Мусина җитәкчелек иткән “Аяз” ан­самблендә шөгыльләнүчеләр-дән Камилә Шакирова, Айзат Әделгәрәев алтын призерлар сыйфатында танылса, икенче баскычка Линар Шәймөхәм-мәтов, Эдуарда Марченко һәм кубызчылар ансамбле күтә-релде. Яшь талантларның остазы Галия Мусина исә Татарстан Мәдәният министр-лыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас