+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2019, 07:02

Идел Нургалинны да Казанга озатабызмы?

Идел Нургалинны да Казанга озатабызмы?

Бөрҗән егете, Уфа сәнгать училищесында белем алган егет Салаватлар, Хәмдүнәләр артыннан китәрме, әллә Радик, Әнвәрләрчә, ике республикада да тамашачысын табармы?
ТМТВ каналында "Ярларыгыз ятка калмасын" җырына клип дөнья күргәч, Татарстанда аңа игътибар артты.
Үзе бу хакта ни уйлый Идел?
- Бу клип - Казандагы беренче иҗат җимешем. Съемкаларга бик дулкынланып барган идем, әмма барысы да җиңел үтте. Төшерүче команда, актерлар үз эшләренең остасы булулары бик ярдәм итте. Тик ресторанда төшерәсе кадрларны бер кафеның барында төшерергә туры килде. Ресторанда алдан әйтелгән урыннар сакланмаган иде. Әлбәттә, Татарстан тамашачысы белән дә күрешәсем, танышасым бик килә, - дигән ул "Татар.тудей" хәбәрчесенә.
Чын иҗат иркенлек сорый. Иҗади үрләр, киң офыклар телисе генә кала яшь җырчыга.
Читайте нас