+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2019, 13:07

"Полиэф"та торба ябылган

Изәк елгасының Караидел елгасына койган урында, Уфа суҗыйгычына су ала торган төбәктә суны һәм аның төбен тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан. Ведомствода бу участокка зарарлы матдәләрнең эләкмәвен ассызыклыйлар.

Изәк елгасының Караидел елгасына койган урында, Уфа суҗыйгычына су ала торган төбәктә суны һәм аның төбен тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан. Ведомствода бу участокка зарарлы матдәләрнең эләкмәвен ассызыклыйлар.
Республика халкының күпчелеге WhatsApp челтәреннән башкалада краннан су эчү хәвефле булуы турында хәбәрләр алды. Әмма экспертлар күрсәткечләрнең нормада булуын әйтә. "Уфаводоканал" предприятиесенең матбугат секретаре Азамат Мәһәдиев хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирә:
- Предприятиенең лабораторияләре эчә торган суның сыйфатына һәм Караидел елгасындагы чыганакка даими контроль үткәрә. Лаборатор контрольнең расланган программасына ярашлы, суүткәргечтәге эчә торган суның сыйфат күрсәткечләре буенча алынган анализлар нәтиҗәләре норматив таләпләрргә туры килә. Караидел елгасындагы суҗыйгычта, шулай ук эчә торган суда пычратучы матдәләрнең микъдары арту күзәтелми.
Кичә Изәк елгасы пычрану буенча хәлне анализлау һәм аны бетерүдә власть органнарының эшен координацияләү өчен оештырылган эшче төркем әгъзалары елгага зарарлы матдәләр төшкән торбаны карады. Пычрату чыганагы булган "Полиэф"та кайчандыр яңгыр суларын агызу системасының бер өлеше булган бу корылманың 80нче елларда завод төзелгәннән алып кулланылмавын әйтәләр. Бүген торба ябык, бу урында экологлар көн саен суны һәм туфракны тикшереп тора.
"Полиэф" җәмгыятенең генеральный директоры Михаил Юрин сүзләренә караганда, бу участок яңгыр сулары белән юылмасын өчен пычранган туфракны җыеп, утильләштерәчәкләр.
"Әлегә пычратылган участокларны изоляцияләү буенча чаралар күрелгән, - ди предприятие җитәкчесе. - Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча эчке тикшерү үткәрелә".
Коткаручылар яр буен тикшерүне дәвам итә.
"Полиэф" тарафыннан пычратучы матдәләр чыгарылу очрагын Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров китерелгән зыянны түләтүгә ирешәчәге, хәлне яшергән чиновникларга җәза биреләчәге турында әйткән иде.
Читайте нас