+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 август 2019, 06:17

Абитова Абдуллина түгел инде ул...

Гөлсирин Абдуллина кияүгә чыкканнан соң нык үзгәргән, ди. Аны танымаучылар да бар икән.

Гөлсирин Абдуллина кияүгә чыкканнан соң нык үзгәргән, ди. Аны танымаучылар да бар икән.
Инстаграмда ул кыз чагында һәм кияүгә чыккач алган паспортларындагы фотоларын чагыштырырга тәкъдим итә: "Ничек? Үзгәреш сизәсезме? Миңа калса, икесе ике кеше кебек", - дип язган ул. "Интертат" җавапларын да китергән.
Дусларының күпчелеге "ябыккан" дип бәяләгән. "Элек тулы йөзлерәк булгансыз, үзгәреш нык сизелә. Ябыккансыз".
"Нык үзгәргәнсез, элеккегә караганда хәзер матуррак". "Сулда түти, уңда - кыз". "Картайганский инде, ни дисәң дә".
"Кипкәнсең"."Хатын-кызга әйләнгән".
"Йөзегез бик матур, ә гәүдә кирәгеннән артык ябык. Бик үк килешми андый ябыклык, шулай да үзәге сәламәт булсын, диләр бездә". "Беренчесендә - чын матурлык, икенчесендә косметика ярдәмендә тагын да матуррак".
"Беренчесендә күп ашаганың күренә, икенчесендә диетага утырганга охшаган". "Хәзер кашлар, керфекләр специалист кулы аша узган".
"Эшегез беткән икән, бит чагыштырып утыру да булдымы бер мәгънә. Бу "йолдызлар" тиле дигән саен сикеренәләр", дип тетеп салучылар да бар.
Читайте нас