+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 август 2019, 13:09

Киркоров ашаган өчен түләмимени?...

Русия эстрадасының "поп-короле" Филипп Киркоровны судка биргәннәр.

"Кремлевский" Туклану комбинаты җырчы Филипп Киркоровны судка биргән. Русия эстрадасының "поп-короле" 82 мең сум бурычын түләми икән. Бу хакта "Риа-Новости" хәбәр итә.
Русия Президентының Эшләр белән идарә итү хезмәте матбугат секретаре Елена Крылова белдерүенчә, артист узган елда Кремль сараенда үткән концертларына әзерләнгәндә репитицияләр вакытында труппасын ашаткан өчен чыгымнарны каплап бетермәгән.
"Труппада катнашучыларны тукландыру турында килешү төзелгән иде. Команданы ризык белән тәэмин иткән өчен бурычларны ябуын сорап, ел буена актлар юлладык, әмма мәсьәлә хәл ителмәде", - дигән Крылова.
Киркоровның төркемендә исә, җырчы Туклану комбинаты алдындагы бурычларын түләп бетерде, соңыннан янә 80 меңлек өстәмә счет килде, аның ничек барлыкка килгәнен комбинат аңлата алмый, дигәннәр.
Читайте нас