Анда Башкортстанның халык осталары, рәссамнары һәм эре һөнәрчелек предприятиеләре үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Аларның күбесе кул эшләре иде.
Республика этабында җиңүчеләр һәм призерлар быел октябрьдә Саратовта узачак Бөтенрусия конкурсында катнашачаклар.
- Без Бөтенрусия конкурсының финалында катнашачак сувенирларны сайлап алачакбыз. Бу нәкъ менә туристик сувенирның үзенчәлеген аңларга тиешле осталар өчен яхшы мәйданчык та, - диде "Туристлык сувенирлары" Бөтенрусия конкурсына нигез салучы Геннадий Шаталов.