Булыр да. Талантлы кеше бөтен өлкәдә дә талантлы, диләр бит.
Татарстанда сәхнә йолдызлары катнашлыгында "Туплы тамаша" дигән проект старт алган.Аныж авторы Фәнил Вакказов әйтүенчә, бу проектның 3 максаты бар. Атап әйтәкәндә, эстрада, сәнгать, иҗат әһелләренең спорт белән дус булуын күрсәтү. Тагы да хәзер бөтен җирдә сәламәт яшәү рәвеше алга сөрелә. Һәм бу дөрес тә, чөнки сәламәт тәндә — сәламәт акыл! Ә артистлар аша спортка мәхәббәт уяту күпкә җиңелрәк.
«Туплы тамаша» үз районыңны республика медиакырында балкытып алыр өчен дә бик кулай чара! «Иманым камил, без әле бу тамаша белән бөтен республиканы гөрләтәчәкбез, Алла боерса! Һәм ул Арчадан башланып китте, дип тарихка кереп калачак!» — ди Фәнил Вакказов.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка да әлеге тамашада катнашырга насыйп булган. Арча халкының ачык йөзле, кунакчыл булуы җырчыны таң калдырган. Ул Фәнил Вакказовка һәм кунакчыл халыкка олы рәхмәтләрен җиткерә.