Яки авыл эшчәне Риф Хәмәтнуров сәнгать юлына ничек аяк баскан
Балтач районының Түбән Сикияз авылында туып-үскән, Иске Балтач авылында гомер кичерүче, хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән Риф Хәмәтнуров бала чагыннан гармун моңына гашыйк.
— Нәселебездә гармунда уйнаган кеше юк. Бик бәләкәй чагымда әни авыл кибетеннән тальян алып биргән иде. Авылыбыздагы оста гармунчы Зәки абый Бәхтиевка барып, беренче “дәресләрне” үткәнем, мәктәпләрдә озын тәнәфес вакытында бию көйләрен, вальс уйнаганым, сабантуйларда, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясаганым хәтердә. Унике яшемдә шактый оста гына уйный башладым, туй мәҗлесләренә чакырыла, ихлас күңелдән уйный идем... — дип искә ала ул артта калган балачагын, үсмер елларын.
Студент елларында һәвәскәр гармунчы, баянчылар әзерләү курсларына йөреп, осталыгын тагын да арттыра.
2008 елдан башлап районда үткәрелгән “Уйна, гармун!” бәйгесендә ел саен катнаша, күп тапкыр дипломант исемен яулый. Татар, урыс, башкорт, мари, грузин халык бию көйләренә тезмәләр, “Раушаниям”, “Озата барма”, “Сарман” һәм башка халык көйләре аның репертуарында урын алган. Баян, тальян, хромка тугры дусларына әверелгән аның. Аккордеонда да уйный.
— Кулыма гармунымны тотып бер уйнап алсам, ничектер җиңеләеп калам. Ә җыр, көй ишетсәм, шуның белән яшим, — дип елмая Риф Хәмәтнуров.
Район мәдәният сарае каршындагы тальянчыларның “Моң” халык ансамблендә уйный. “Моң”чыларның республика, район чараларының асыл бизәгенә тиң чыгышларын халык алкышлап каршы ала, алкышларга күмеп озата. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Галләмов җитәкчелегендә оешкан, соңгы елларда Алмаз Рәҗәпов, Шәһит Фәрхуллин кебек оста гармунчы, баянчылар кулы астында уңышлы эшләп килгән, оста тальянчы, баянчы Илшат Нуркаев, Фидан Юнысов, Риф Хәмәтнуровтан торган ансамбль районыбызның йөзек кашына әверелде.
Кичләрен җәйге айларда ишек алдына чыгып утырып гармунын тартып, тормыш юлдашы Розалия Хәмзә кызы кушылып җырлап җибәрсә, тирә-юнь кабатланмас моңга күмелә. Күпләребезнең күңеле сусаган күңелгә якын, үз моңнарга.