+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 август 2019, 07:26

Туймазы театры Мәскәүгә бара!

Театр елы кысаларында 28-29 сентябрьдә “Модерн” Мәскәү драма театры сәхнәсендә Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре үтәчәк. Ул Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына багышлана.

Театр елы кысаларында 28-29 сентябрьдә “Модерн” Мәскәү драма театры сәхнәсендә Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре үтәчәк. Ул Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына багышлана.
28 сентябрьдә башкала тамашачысына Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле күрсәтеләчәк. Ул “Бердәм Русия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” проекты кысаларында сәхнәләштерелгән. Аның режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Рәссамы – Юлия Гыйләҗева. Композиторы ¬– Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов.
29 сентябрьдә Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган “Игезәкләр” спектакле тәкъдим ителәчәк. Аның режиссеры Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев. Рәссамы – Рөстәм Баймөхәммәтов. Композиторы – Илшат Яхин.
Читайте нас