+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 август 2019, 07:59

Салаватны муллалардан гафу үтенергә чакыралар

Җырчының соңгы концертындагы мәзәкләре кайберәүләргә ошамаган.

Җырчының соңгы концертындагы мәзәкләре кайберәүләргә ошамаган.
Казанда Салават Фәтхетдиновның 31нче концертлар сезоны бара. Аңа концерт вакытында мулла турында мәзәк сөйләгән өчен гафу үтенү тәкъдиме ясалды. Диния нәзарәтенең "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондын җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин "Бизнес Online" басмасына шундый хат юллаган.
Басма язуынча, җырчы концерт вакытында мулла янына килгән хатын-кыз турында мәзәк сөйләгән. Хатын аннан иренә хыянәт иткән өчен нәрсә булачагын сорый. Рухани моның кем белән хыянәт итүеннән торуын әйткән. Хатын-кыз мулла белән җенси якынлыкка керү турында сорагач, рухани аңа "кара әле, нинди хәйләкәр, турыдан-туры җәннәткә эләгергә телисең икән", дип җавап биргән, имеш.
Хәбибуллин фикеренчә, әлеге шаярту "руханиларны мыскыллый һәм халык тарафыннан аларга ышанычны киметә". Шуңа бәйле ул җырчыны руханиларга тимәскә чакыра, дип яза "Азатлык". "Рухани турында шаяртуыгыз, татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак, сезне бизәми. Гафу үтенүегезне сорыйм", - ди ул.
Читайте нас