Уфа “Нур” татар дәүләт театры республикабызның районнары һәм шәһәрләре буйлап гастрольләрен дәвам итә.
28 августта Бәләбәй Мәдәният сараенда тамашачыларга Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Режиссёры – Дамир Сәмерханов. Спектакльнең дәвамлылыгы – 2 сәгать.
Һәр әни үз баласына бәхет тели. Ләкин әниләрнең планнары балаларныкы белән гел генә тәңгәл килми. Нәкъ менә бу вакыйгадагы кебек.
Булачак әби белән кияү арасында чын көрәш барлыкка килә. Кем максатына ирешә алыр: әбисеме, әллә яшь йөрәкләрме, дип яза Уфа “Нур” татар дәүләт театры сайты.