+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 август 2019, 08:05

Данир Сабиров: "Үзбәкләр белән ант итәм!.."

Пародистны ант иттерерлек тагын нәрсә булган инде?!

Шушы көннәрдә юмор остасы Данир Сабиров Инстаграмга кызлары белән күңелле генә итеп уйнап утырулары турында видеоязма куйды. Күпләр Данирны шәп әти булуы, гаиләсендәге татулык, җылы мөнәсәбәтләр өчен мактаса, шелтә белдерүчеләр дә табылган.
"Син татарча сөйләшәсең, кызларың урысча җавап бирәләр. Бер дә күңелле хәл түгел! Нигә аларны өйрәтмисең?" - дип ачулана бер ханым. Икенчесе: "Сәхнәдән татарча җырлап йөргән артистларның балалары татарча сөйләшми. Гаҗәп хәлләр бар да инде!" - дип үртәнә.
Данир исә: "Үзбәкләр белән ант итәм: бүгеннән татарча сөйләшәбез!" - дип җавап кайтарган һәм гаиләсендә барысының да татарча сөйләшә белүен раслап, янә видеозма "элгән". Чынлыкта исә Данирның ике кызы да менә дигән итеп татарча сөйләшә икән.
Читайте нас