+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 август 2019, 15:44

Гүзәл Уразова исеменнән әйбер сатып ятканнар

Социаль челтәрләрдә аның исеменнән ялган бит ачып.

Социаль челтәрләрдә аның исеменнән ялган бит ачып.
Социаль челтәрләрдә җырчыларның ялган битләрен ачып, кеше җыеп ятучылар күбәйде. Алар үзләре моңа ничек карый?
Илдар Хәкимов моңа артык исе китмәвен әйтте.
- Ясыйлар, керәләр, ялган битләр бик күп. Бәлки кеше тормышта үзен шулай әйбәт хис итәдер, аңа ошыйдыр. Йолдызларның тормышы белән кызыксынган, иҗатын яраткан кешеләр утырадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә ялган битләр ясап утыручыларны фанатлар дип тә әйтергә була. Аларга каршы алай эшләмәгез, аккаунтлар алып бармагыз, дип әйтәсе дә килми. Ничек бар, шулай бара. Социаль челтәрләрдә кешенең шәхси битен дәлилли торган галочкалар куеп була. Бу кешеләргә аккаунтның чынмы, юкмы икәнен аңларга ярдәм итә.
- Фейк битләр белән бәйле берәр вакыйгалар булганы юкмы?
- Бер тапкыр социаль челтәрләрдә чыгарга тиеш булмаган фотоны каяндыр эзләп табып чыгарганнар иде. Шул фотога карата бик үк матур булмаган сүзләр дә язып утырганнары булды. Аннары хатыным Гүзәлнең исеме һәм фотолары белән аккаунт ачып, Гүзәл исеменнән кеше алдап, ышандырып әйберләр сатып яткан очраклар да булды. Шуңардан гына Ходай сакласын инде.
Читайте нас