Соңгы арада татар эстрада җырчыларының инстаграмда бүләк уйнатулары популярлашып китте.
Күптән түгел генә җырчы Гүзәл Уразова Lada Granta машинасы белән 10 кешегә 1000 литр бензин бүләк иткән иде. Бензин хуҗалары кулына килеп ирешкәндер, ә менә машина һаман да үз урыныннан кузгалмаган әле.
Бу хакта "Тatar today" хәбәрчесенә суперпризны откан Раилә Ахунова хәбәр иткән.
«Машина бер-ике атнасыз кайтмас ул. Иртәгә документ белән йөри башлыйбыз. Машинаны бит Тольяттига гариза биреп, заводтан кайткач кына аласы булачак», — диде җиңүче.
Сүз уңаеннан, әлеге конкурста барлыгы 27 мең кеше катнашкан, ләкин автомобиль хуҗасы берәү генә. Аны 8 августта туры эфирда Гүзәл Уразова үзе билгеләгән иде.