Танылган продюсер Илфак Шиһаповның кызы Зәринә әтисе турында истәлекләр язган. Менә шуннан бер өзек:
"...Аннан әти бездән китте. Китәргә җыенгач, бик елады. Барыбыз да еладык. Инде чыгып китәм дигәндә, ишек төбеннән борылды да: «Әйдә, соңгы тапкыр кәрт уйныйк әле», – ди. Уйнадык. Әти ул көнне китмәде. Икенче көнне дә, елый-елый, китәм дип җыенды да – китмәде. Бер атна чамасы әни кич белән безне ашарга утырырга үгетләде, әтиегез кайтмый бүген диде. Без утырмадык, көттек – әти кайтты. Ә аннан китте. Көндез иде. Ул елый-елый өйдән чыгып китте, без өчәү елый-елый озаттык.
Әтием чыгып киткән ел безнең өчен иң бәхетсез чак булды. Яшиселәр килмәде. Минекеннән дә зуррак кайгы була дип күз алдыма да китерә алмадым. Хәзер генә, үскәч, иң авыры әнигә туры килгәнен аңлыйм. Яраланган йөрәк белән ике баланы юат әле син! Көндез тешен кысып түзсә дә, төннәрен мыштым гына елады әни – без ишетә идек. Бер ай эчендә аның күз карашлары үзгәрде. Гел елмаеп-көлеп яши торган әниемнең йөзе катты.
Шулай да, ничек кенә авырга туры килсә дә, әни әти турында бер авыр сүз дә әйтмәде. Бездә дә әтигә карата ачу тәрбияләмәде, аралашуыбызга каршы килмәде. Шуңадыр, безнең дә үпкә озакка сузылмады..."
Истәлек "Шәһри Казан"да басылган.