Зәмирә Рәҗәпованы кимсетергә генә торалар.
Аңа төрле хәбәрләр язалар. Бу хәбәрне ул Инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.
"Синең белән ирең йокламыйдыр да, карт бит син", - дип язган аңа бер кеше.
Зәмирә үзе аптырап тормаган. "Юк, йокламый. Минем белән йокыга китеп булмый", - дип җавап кайтарган ул.
"Уф, кешеләр, ник сез шундый", - дип көрсенә Зәмирә.
Инстачылар, нигә мондый хәбәрне челтәргә куясың, язар әйбер беткәнмени, дип сорый. "Үзең укыгач җитмәгәнмени, бөтен кеше белү мәҗбүри түгел бит", - дип яза бер инстачы.
"Бик кызмагыз әле, бу бит уйдырма, язылучыларны активлаштыру өчен", - дип фаразлый башка берәү.
Зәмирә сорауларга җавап биргән. "Күз алдыгызга да китермисез, шундый хәбәрләрнең күпмесен урап узам мин. Ләкин монысына күз йома алмадым", - ди ул.
Инстачылар шундый хәбәр язган кешенең фотосын куюны сорый, аны "бәхетсез" дип язалар. Бу язмаларны "Интертат" укыган.