+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 август 2019, 09:35

“Көмеш Акбузат” - елның төп мәдәни вакыйгасы

24-27 августта Уфада узачак “Көмеш Акбузат” V Халыкара кинофестивале республика өчен елның төп мәдәни вакыйгаларының берсе генә түгел, ә милли киноны торгызу процессының мөһим өлеше дә булып тора. Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерде.

- Зур булмаган киностудияләр картиналарына, милли, этник фильмнарга коммерция ягыннан уңышлы блокбастерлар агымында тамашачы өчен көндәшлек итү кыен. Әмма мондый картиналар кинематография сәнгатенең тулы бер өлешен тәшкил итә, үзенең этномәдәни үзенчәлеге белән кызыклы, – диде Константин Толкачев. – “Көмеш Акбузат” кинофестивале горизонтларны киңәйтүе, тамашачыны башка кинематографлар, төрле мәдәни кодлар салынган фильмнар белән таныштыра.
Фестивальнең конкурс программасы кысаларында дүрт көн эчендә тамашачылар 48 фильм күрәчәк. Иҗади очрашулар, дискуссия мәйданчыклары һәм осталык дәресләре планлаштырылган.
Читайте нас