Шул исәптән "Ласковый май"ның башка җырларын да.
Җырчы һәм композитор Юрий Шатунов "Ласковый май" төркеменнән киткән. Шатунов бу төркем җырларыннан тулысынча баш тарткан. Бу турыда "Ласковый май" төркеме продюсеры Андрей Разин Инстаграмдагы сәхифәсендә язган.
"Юра Шатунов "бу җырларны башка җырларга җыенмыйм, инде үсеп җиттем", бу җырларны үз концертларымда башкарырга теләмим", дип әйтте", - дип яза Разин.
"Белые розы", "Розовый вечер" һәм "Седая ночь" җырларын Шатунов үзе башкарачакмы, дип күпләр кызыксынган. "Ласковый май" төркеменең 27 җырын, шул исәптән бу җырларны да, Юра башка җырламаячак. Чөнки аның бу җырларга хокукы юк", - дип язган Андрей Разин.
Бу хакта "Интертат" хәбәр итә.