+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 август 2019, 11:57

Ришатны тагын ташлап киткәннәр

Бу юлы кем? Нәрсә булган?

Бу юлы кем? Нәрсә булган?
Ришат Төхвәтуллинның баянчысы Руслан Мөхәммәдиев җырчының иҗат төркеменнән киткән.
"Зур рәхмәт сезгә барчагызга, бик күңелле эшләдек. Төркемне күзәтеп баручы барлык тамашачыларның сорауларына җавап бирәм: төркемдә бүтән уйнамыйм, аңлавыгызны һәм кичерүегезне сорыйм. Төркемгә иҗади уңышлар һәм тигез юллар, исән-сау булыгыз!" - дип язган ул.
Инстадуслары китүенең сәбәбе белән кызыксынгач, Руслан: "Декрет", - дип кенә язып куйган.
"Ничек инде, Руслан? Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшембәтовны бер-берсез күз алдына китереп булмаган кебек, сезне дә Ришат белән аерым күз алдына китерүе кыен. Нигә Ришатны ташлап китәсез? Сөмбелә китте, хәзер сез?" - дип язган Ләйсән исемле тамашачы.
"Кызганыч", "Теләкләрең чынга ашсын", "Сезнең шаяртулардан башка күңелсез булыр, ярар, шулай булсын - җибәрәбез", - дип язган төркемнең иҗатын күзәтеп баручылар.
Бу хакта "Интертат" хәбәр итә.
Читайте нас