Ике республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы, автор-башкаручы Зифа Вәли кызын Казанда ничек кабул итәләр?
- Бик каты итеп әйтсәм, кыерсытырмын. Радиода җырларым яңгырап тора, “Болгар” радиосында да, “Татар радиосы”нда да үз җырларымны ишетәм.
“Барс-Медиа” ширкәте белән дә күп эшләдем, әле дә хезмәттәшлек дәвам итә. Ә радио-телевидениегә шәхсән үз тавышым белән керү өчен, әлбәттә, акча мәсьәләсе беренче урында. Хәзерге заманда барлык нәрсә кәсепкә әйләнеп калды бит. Элек җан өчен, йөрәк өчен җырлаган җырчыларга, нинди генә матур тавышлы булса да, кайда да булса күренү, кая да булса үтеп керү өчен матди як кирәк. Матди ягың булмаса, капка төбеннән ерак китә алмыйсың.
Минем җырларым бик күп. Аларны җырчылар эстрадага тиз арада алып керә. Шуңа мин үзем сирәк-мирәк кенә күренсәм дә, канәгатьлек кичерәм. Ерактагы кояш яктырак җылыта, диләр бит. Үпкәләмим. Эчне тырнап куя, әлбәттә.
Яшем дә бара бит, ләкин заманына күрә – җырлары, җырларына күрә – заманы. Менә шундый вакытка җиттек, - ди ул "Сөембикә" журналы хәбәрчесенә.
Җырлар тиешле урыннан үзләре дә ертып керә, тик "гомерләр зая узмасын", Зифа апа!