Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева, Зәйнәп Фәрхетдинованы туган көне белән котлап, аның исемендәге сыйныфта укыганлыгы турында исенә төшергән.
"Зәйнәп апа - минем өчен яраткан җырчы гына түгел, ә минем балачагым, мәктәптә уку елларым белән дә бәйле шәхес!
Безнең сыйныф җитәкчебезнең яраткан җырчысы буларак, сыйныфыбызны да Зәйнәп апа исеме белән бәйләргә булдык. Әйе, нәкъ шулай - "Зәйнәп Фәрхетдинова исемендәге класс"!!! Беренче тапкыр Зәйнәп апага бу турыда әйткәч, шаклар каткан иде! Бездән соң өч буын сыйныф Зәйнәп апа исемен йөртте!
Ә иң истә калганы: соңгы кыңгырау көнне без сафта җырлап торганда, машиналарын кычкыртып, барыбызны шаккатырып, Зәйнәп апа белән Зөфәр абый бәйрәмгә кайтып төштеләр. Зур артистлар кайтканны белеп, берничә минут эчендә авыл халкы җыелган иде", - дип язган Алсу Фазлыева Инстаграмда.