+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2019, 11:02

Дилә Нигъмәтуллина кем белән йоклый?

Җырчының шәхси тормышы белән кызыксынучылар күп.

Җырчының шәхси тормышы белән кызыксынучылар күп.
Ә ул Инстаграмында абыйсы Булат белән төшкән фотосын куйган.
"Безне абый белән күп очракта кунакханәгә бер номерга урнаштыралар. Фамилиялар паспортта бер бит. Күрәсең, ирле-хатынлы дип уйлыйлар. Хәтта бер караватта да йоклаган очраклар бик еш була...
Кечкенә чакта мин абый янына кереп ятарга бик ярата идем. Көн саен бер ритуал кебек иде ул: биш минут аның янында ятып тору. Әни: "Ят үзеңнең краватыңа!", - дип орыша иде. Чөнки йокламыйча сөйләшеп ята идек.
Күптән түгел бер олы гына хатын көлдерде әле: "Ирләр килә дә китә. Абый - абый инде ул. Кан бер бит". Юк, бу миңа кагыла дип әйтмим. Просто кызык. Хотяяяя... Бу сүзләрдә ниндидер мәгънә бар", - дип язган Дилә.
"Дилә, ә ирегез кайда?" - дип сорап язган җырчының бер инстадашы.
"Ә нинди максат белән сорыйсыз? Миңа мондый сорауны дус кызларым һәм журналистлар да бирми. Үзегезне минем урынга куеп карагыз. Сез таныш булмаган кешегә нәрсә дип җавап бирер идегез?" - дип җаваплаган аңа Дилә.
Бу хакта "Интертат" язган.
Читайте нас