+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2019, 11:47

“Родина”да бушлай кино карарга ашык!

Бүген “Башинформ” агентлыгында “Көмеш Акбузат” Халыкара кинофестиваленең матбугат конференциясе узды. Анда кинофестивальне оештыручылар, журналистлар катнашты.

Бүген “Башинформ” агентлыгында “Көмеш Акбузат” Халыкара кинофестиваленең матбугат конференциясе узды. Анда кинофестивальне оештыручылар, журналистлар катнашты.
24-27 августта Уфада IV Халыкара “Көмеш Акбузат” кинофестивале узачак.
Кинофестивальне ачу тантанасы 24 августта “Башкортостан” дәүләт концерт залында булачак. Чара башланыр алдыннан фестивальдә катнашучылар кызыл келәмнән үтәчәк, ул 17.30 сәгатьтә башлана.
Фильмнарны күрсәтү 24, 25, 26 августта иртәнге сәгать 10нан кичкә кадәр “Родина” кинотеатрында барачак. Уфалыларга һәм шәһәр кунакларына дөньяның иң яхшы фильмнарын бушлай карау мөмкинлеге бирелә.
Быелгы фестивальдә яңалыклар да күп булачак. Шуларның берсе — 27 августта “Симфотөн” үткәрелүе. Тулырак мәгълүматны кинофестивальнең сайтыннан карарга мөмкин.
Читайте нас