24-27 августта Уфада узачак “Көмеш Акбузат” IV Халыкара кинофестивале республика өчен елның төп мәдәни вакыйгаларының берсе генә түгел, ә милли киноны тергезү процессының мөһим өлеше дә булып тора, дигән фикердә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Фестивальнең конкурс программасы кысаларында дүрт көн эчендә тамашачыларга 48 фильм күрсәтеләчәк. Иҗади очрашулар, фикер алышу мәйданчыклары һәм осталык дәресләре планлаштырылган.
Кинофестиваль жюриен быел театр һәм кино актеры, РСФСРның халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Шәкүров җитәкләячәк. Чакырылган кунаклар арасында – Польша кинорежиссеры, сценарист һәм продюсер, күпсанлы халыкара кинофестивальләр лауреаты, Венеция кинофестиваленең “Алтын арыслан” бүләге иясе Кшиштоф Занусси, Русия Дәүләт фильм фонды генеральный директоры Николай Бородачев, М. Горький исемендәге балалар һәм яшүсмерләр фильмнары киностудиясе баш мөхәррире Андрей Апостолов, “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова һәм башкалар.
Чараны оештыручылар – Башкортстан Хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе.