Зәмирә Рәҗәповадан тагын бер кызыклы хәл. Әллә кызганычмы?..
Ул шушы көннәрдә булган кызыклы да, кызганыч та хәл белән уртаклаша.
"Аяк киеме кибетендә йөрим. Чатнатып, рәхәт итеп, ике кыз татарча сөйләшә. Күренеп тора, авыл кызлары, югары уку йортына кергәннәр, күрәсең. Сөйләшүләреннән миңа шулай тоелды. 1нче сентябрьгә әзерләнеп йөриләр, туфли сайлыйлар. Тегесен, монысын тотып караштыргалагач, әллә кыйммәт дип, әллә ошатканын тапмыйча чыгып киттеләр.
Алар күздән югалганчы сатучы, ачуына буылыр дәрәҗәгә җитеп, кызлар тотып караган аяк киемнәрен тигезләп урыннарына куя башлады. "Дерёвни! Колхозницы!" Туфли алмаган өчен сатучының бу кызларга карата җавабы шушы булса кирәк.
Шууундый ачуым чыкты, тозлап-борычлап әйтергә дип авызымны ачтым да, аннары чак телемне тешләп, мин дә чыгуга юнәлдем. Сатучы исә, миңа аркылы төшеп: "Неужели ничего не понравилось? Вы же видите, у нас эксклюзив." Зерә дәште бу миңааа...
- Да, вижу! Но вот в чем дело. Я ведь тоже "дерёвня", "колхозница". Пойду поищу чего-нибудь более достойнее...
- Я не это имела ввидуу!!!
Ә нәрсә имела соң ввиду? Әлеге дискриминацияне мин гомердә аңламадым. Аңлатыгыз әле авыл баласына, авыл кешесе белән шәһәр кешесе аерыла, тик ни өчен авылныкы кимсенеп кала соң? Шәһәрнеке ни өчен өстен чыга? Мин белгән күпме күренекле шәхесләр - барысы да диярлек авыл балалары!!!
БЕРКАЙЧАН СЕР БИРМӘДЕК!!" - ди Замирә Рәҗәпова.