«Дәрдмәнд» импровизацион-хореографик спектакле башланыр алдыннан режиссер Туфан Имаметдинов тамашачыларны спектакльдә канлы күренеш булуы турында кисәтте һәм каннан куркучыларның залдан чыгуын үтенде. Заманча сәнгать галереясында «Әлиф»че егетләрнең яңа спектакле тәкъдим ителде, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.
«Дәрдмәнд» хореографик спектакленең төп артисты – Нурбәк Батулла. Дәрдмәнд шигырьләрен көйләп яңгырату өчен Мәскәүдән сирәк очрый торган контртенор тавышлы татар җырчысы Рөстәм Яваев чакырылган. Ул җырларын скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарды. Композитор – Эльмир Низамов.
Тамаша галереяның икенча катындагы залда үтте. Рөстәм Яваевның тавышы өченче каттан яңгырап торды.
Спектакль вакытында биюче өчен кызыл буяу кулланылмады, Нурбәк Батулла тәненнән кан тамды, тамашачы алдында ул үз канына буялып биеде. Спектакль тәмамлангач, фикер алышыр алдыннан тамашачылар канга буялып беткән Нурбәк Батулланың залдан чыгуын сорадылар.
«Дәрдмәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсе егетләренең чираттагы эксперименталь эше. Туфан Имаметдинов тирәсендә тупланган иҗади команданың үз тамашачысы бар. Залда язучылар Рабит Батулла, Лирон Хәмидуллин, кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, журналистлар бар иде.
«Дәрдмәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсенең дүртенче тәҗрибәсе. Аларның беренче эше - «Әлиф» хореографик спектакле дәрәҗәле «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булган иде. Соңрак егетләр Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Шамаил», «Әллүки» эксперименталь спектакльләрен чыгарды.