Татарстандагылар гына түгел, Мәскәүдәгеләр дә.
Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин танылган музыкант һәм башкаручы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Радик Юлъякшинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашу Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды.
Элвин Грей хәзер Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул Равил Әхмәтшин белән иҗади планнары турында уртаклашкан. Алар артистның Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге проектларында катнашу мөмкинлекләре турында да сөйләшкән.
Радик Юлъякшин (Elvin Grey) узган елда Мәскәүдәге «Мәскәү – Татарстан күпере» IV яшьләр форумы эшендә спикер сыйфатында катнашты, шулай ук чараның концерт программасында чыгыш ясады.
Равил Әхмәтшин артистны 9 ноябрьдә узачак V Яшьләр форумына да чакырды. Шулай ук, Радикка Вәкиллек проектларына ярдәм иткән һәм форумда катнашкан өчен Татарстан Вәкаләтле вәкиллегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Үз чиратында, Радик Юлъякшин Равил Кәлимулла улына һәм Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләренә үзенең музыкаль дискларын бүләк итте, аларны 2020 елда узачак зур соло концертына чакырды, дип яза "Татар-информ".