+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 август 2019, 06:26

Зәмирә Рәҗәпова: "Миңа барыбер..."

Зәмирә Рәҗәповага тозсыз сораулар бирүдән, төрлечә кимсетүдән һич туктамыйлар. Ул да андыйларга шәп җавап табып кына тора.

Зәмирә Рәҗәповага тозсыз сораулар бирүдән, төрлечә кимсетүдән һич туктамыйлар. Ул да андыйларга шәп җавап табып кына тора.
Әле Инстаграмында кызыклы пост урнаштырган.
Ул “ВКонтакте” челтәрендә акыллы сүзләр күреп калган. “Сез минем турыда нәрсә уйлыйсыздыр, миңа барыбер. Мин сезнең хакта бөтенләй уйламыйм”, — дигән гыйбарә ошаган аңа.
“Кеше ни әйтер” дигән курку күпләрне туктап калырга мәҗбүр итә. Ни әйтсәләр дә бер түгелмени? Әгәр дә кемдер сезнең турыда начар итеп сөйлисе килсә, моның өчен сәбәп кирәкми, сез булу да җитә.
Миңа язмышымның хуҗасы булу ошый. Миңа өч кенә көч тәэсир итә ала: Ходайга ышану, әни алдындагы бурыч һәм, хатын-кыз буларак, ир алдындагы бурычым. Калганнары - тормыш ыгы-зыгысы...” дип язган ул.
Читайте нас