+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 август 2019, 13:53

Зәйнәп Фәрхетдинова сәхнәдән китәмени?

Бу хакта ул Инстаграмында язган.

Бу хакта ул Инстаграмында язган.
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова яңа сезонда концертларының күп булмавын белдерде.
“Сезонны ачсам да, концертлар бик күп түгел. Ишетсәгез, килми калмагыз, гел җырлап йөреп булмас”, - дип язган җырчы. Ул, шулай ук, ерак җирләргә гастрольләргә барып йөрмәячәген дә әйткән.
Күпләр җырчының бу сүзләрен сәхнәдән китү дип кабул иткән, күрәсең, дип яза "Интертат". Җырчыга инста-дуслары:
“Күңелеңнән иләс-миләс фикерләрне чыгарып атып, җырла әле син, сандугач!”
“Сез дә җырламасагыз, фанерага сикереп йөрүче “җырчылар”ны тыңларга калабызмыни?”
“Сез - татар эстрадасының йөзек кашы… Сезгә иртәрәк әле”, - дип комментарийлар калдырганнар.
Читайте нас