+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2019, 11:50

Аскар Абдразаков нинди мәсьәләләрне хәл итәргә әзер?

"Бердәм Русия" партиясе рәисе Д. А. Медведевның Башкортстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хабировның мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Аскар Абдразаков гражданнарны кабул итте

Очрашуга килүчеләрнең сораулары мәдәният һәм сәнгатькә кагылышлы иде.
Шулай ук, Учалы, Ишембай, Нефтекамадан скайп аша чыгып, сораулар бирделәр һәм мәдәни чараларда катнашырга чакыру тәкъдимнәре дә ясады.
Аскар Әмир улы, барлык сорауларны тыңлап, ихлас җавап бирде, тәкъдимнәр ясады, теләкләр әйтте.
— Мондый очрашуларны ярты елга бер үткәрергә планлаштырабыз. Чөнки мөрәҗәгать иткән кешеләрнең сорауларына тулы җавап әзерләп, аларны хәл итәргә кирәк, — диде Аскар Абдразаков журналистларга.
Читайте нас