Танылган артист рольләре белән генә түгел, шәхси тормышы белән дә киң билгеле.
Кызганычка каршы, ул үзен бик тәртипле ир буларак күрсәтә алмады әле. Өч тапкыр рәсми өйләнгән. Элекке ике хатыны аны каты мөгамәләдә гаепләде. Алар белдерүенчә, Маратта еш кына, аеруча эчкән чакта, тукмау өянәге башлана.
Соңгы хатыны белән ул мартта аерылышты. Аңа һәм бәләкәй улына фатирны калдырды. Әйтүенчә, үзе теләп түгел.
Шушы гаугалардан соң Маратны кинога төшәргә, театрда уйнарга да бик чакырмый башлаганнар. Ул ел саен 2-3 картинада төшә иде, былтыр аның катнашлыгында бер генә фильм чыккан.
45 — инде төпле акыллы ирләр яше. Аның үзгәрүенә, матур гаилә коруына ышанып калабыз. Яңа иҗади эшләрен көтәбез.