+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2019, 13:05

Ниһаять, Ришат Төхвәтуллин өйләнә!

Күп кенә кызларның йөрәген яндырып торучы Ришат Төхвәтуллин әле һаман да мәхәббәтен эзләвен дәвам итә. Бәлки, ул аны тапкандыр да инде, ләкин бу хакта бернинди дә комментарийлар бирми.

Күп кенә кызларның йөрәген яндырып торучы Ришат Төхвәтуллин әле һаман да мәхәббәтен эзләвен дәвам итә. Бәлки, ул аны тапкандыр да инде, ләкин бу хакта бернинди дә комментарийлар бирми.
Күп кеше аны үзләре белән җырлап йөрүче Алия Карачурина белән очрашып йөри дип уйлый, ләкин алар берсе дә бу хакта сөйләми. Алия Инстаграмда, сорауларга җавап бирәм, дигән пост куйса, аннан күп очракта Ришат хакында сорыйлар икән.
Ришат үзенең юбилей концертларында да бу теманы кузгатып алган иде, «Әти дә миңа, өйләнмичә өйгә кайтма башка, дип әйтә", дигән иде ул.
tatnews.tatar Инстаграм аккаунтында Ришат белән булган кыска гына интервью чыкты, анда да алып баручы аңа бу хакта сорау бирде. Ришат: «Быелдан да калмаска кирәк инде», - дип җавап бирде.
Димәк, Ришатның йөрәген яулаган кыз инде бар булып чыга, аның кем булуын тиздән без дә белербез, дип яза «Сәхнә» журналы.
Читайте нас