Башкортстанның һәм Татарстанның сүнмәс якты йолдызы Хәния Фәрхи җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбле егетләре хәзер кайда? Бу сорау күпләрне кызыксындыра иде. Алдагы сезонда ансамбль җырчы Иркә белән эшләячәк. Бу хакта "Интертат" сайты яза.
“Әйе, Аллаһ боерса, алар белән эшләячәкбез. Минемчә, минем урында җырчыларның күбесе булырга телидер. Егетләр инде егерме елдан артык эшли. “Аларны эшкә алдым”, дип әйтү дөрес түгел. Киресенчә, алар мине сайлады. Аның җитәкчесе Марсель “Бәйрәм” ансамблен акрынлап тупларга тели. Мин алар белән эшләвемә шат", - дигән Иркә.
Әлбәттә, музыкант егетләр бу эшкә Габделхәй Биктаһировның ризалыгын алып тотынган. Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева да “Бәйрәм” ансамбленең янә эшли башлавына сөенүен белдергән. “Иркә белән эшли башлауларына шатмын гына. Минемчә, егетләр дә, Иркә дә үзара уртак тел таба алырлар. Егетләр - үз эшләренең профессионаллары. Иркә “Бәйрәм” ансамбле белән эшли алырлык җырчы дип уйлыйм", - дигән Алия.