Филүс Каһиров Салават Фәтхетдинов белән танышкан вакытларын искә алган.
- Октябрьскийда укыган чакта “Пирамида”да узган концертта катнаштым. Шунда ул үзе килеп дәште миңа. Каушадым. Мондый зур артистлар белән беренче тапкыр чыгыш ясавым иде. Өстәвенә, микрофон эшләми, музыка юк. Микрофон тотып сәхнәгә чыктым, эшләми теге. Беренче куплетны микрофонсыз гына җырларга туры килде, аннары икенчене чыгарып бирделәр инде.
Салават абый моны искә алган. “Бу - җыр авыр, ди, моны башкарырга талант кирәк. Кайсы яктан, планнарың? – дип сорашты. – Казанга килсәң, миңа шалтыратмый калма”. Безнең өчен Салават абый - концертларны тәмамлый торган шәхес, үзе килде, сөйләште!…
– Сиңа ничә яшь иде анда?
– 17ләр тирәсе, укый гына идем әле.
– 33 булды. Кайтып киттем, укыйм бит. Берничә елдан соң гына килдем Казанга. Шуннан соң да әле берничә елдан гына якыннан сөйләшә башладык. Нәрсә үзгәрде? Концертларыннан карап, ул бик усал күренә иде. Кеше арасында ул хәзер дә усал! Менә аның өенә кунакка барасың икән, аннан да юашрак, аннан да кунакчыл кеше юк.
Кунакка баргач, шаккаттым. Яшәвен дә шулай дип әйтер идем, байларча түгел (урысчалап әйткәндә, на показуху түгел), авыл кешесе үз хыялында ничек тели, шулай яши. Гади итеп димме... , - дигән ул "Татар-тудей" хәбәрчесенә.