Земфира Байбулдина белән Рәдиф Зариповның тату гаиләсенә сокланмаган кеше юк. Танышулары ничек булган икән?
"2003 елда "Гәлсәр сандугач" телетапшыруын алып бара идем, - дип, серләре белән уртаклаша Земфира. - Шул чакта Рәдиф белән таныштык. Ул конкурста катнашты.
Аннан соң еш кына минем янга килеп йөри башлады. Рәдиф миннән тугыз яшькә бәләкәй. Күпләр, яшь аермасы сизеләме, дип кызыксына. Юк, дияр идем.
Мин аңа үлеп гашыйк булдым. Хәзер бергә яшәвебезгә 14 ел. Бу елларда Рәдиф рухи яктан үсте, дингә килде, дини һәм психологик китапларны күп укый. Мин, башлыча, өй эшләре, балаларны тәрбияләү белән мәшгульмен. Ирем хәзер миннән бер башка зур".