+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2019, 08:17

Рөстәм Закиров: «Ялагайлана белсәм, дәрәҗәм зуррак булыр иде»

- Сез - Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы?- Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргәнем булмады. Бер көнне Рөстәм Асаев белән эшләргә туры килде. Ул татарча да, урысча да, итальянча да җырлады. Аның репертуары күпкә баерак минекенә караганда, ләкин аңа халык артистын бирмиләр. Дөресен әйтсәк, Рөстәм янында бераз оялып утырдым.Һәм шуны әйтергә кирәк: исем алу әллә ни өстәми.

- Сез - Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы?
- Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргәнем булмады.
Бер көнне Рөстәм Асаев белән эшләргә туры килде. Ул татарча да, урысча да, итальянча да җырлады. Аның репертуары күпкә баерак минекенә караганда, ләкин аңа халык артистын бирмиләр. Дөресен әйтсәк, Рөстәм янында бераз оялып утырдым.
Һәм шуны әйтергә кирәк: исем алу әллә ни өстәми.
- Кайчан танылу җиңелрәк: бүгенме яисә 90нчы еллардамы?
- Бүген җырчы булып танылу өчен өздереп җырлый белү кирәкми. Хәзерге заманда социаль челтәрләр бар. Алар ярдәмендә дә танылып була. Хәзер акчаңны тотасың да ротация сатып аласың. Барысы да шуңа корылган, диләр.
Ләкин минем бер фикерем бар: биючеләр бер дә биюләрен ротациягә бирмиләр, ә популярлашалар. Әгәр дә син җиренә җиткереп җырлыйсың икән, сине халык барыбер күтәреп алырга тиеш. Хөкүмәт радиолары булса да, кесә калынлыгы турында түгел, ә мәдәниятне күтәрү турында уйлап эш итсеннәр иде.
Шулай дип сөйләгән Рөстәм Закиров "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә.
Читайте нас