+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 Августа 2019, 12:29

Домогаровка ни булган?!

Меңләгән хатын-кызны үзенә гашыйк иткән актер танымаслык булып үзгәргән.

Меңләгән хатын-кызны үзенә гашыйк иткән актер танымаслык булып үзгәргән.
Александр Домогаров озак еллар иң матур, мөлаем, үзенчәлекле һәм гүзәл затларны “акылдан яздыра” торган сәхнә йолдызы булып саналды. Ул сөйгәне өчен күктән йолдыз алырлык романтик герой образларын аеруча оста башкарды.
Бүген 56 яшьлек актер шәхси тормышын күрсәтеп бармаска тырыша. Ул социаль челтәрләрдә бик күренми, күп кеше җыелган чараларда катнашмый. Ә театрда уйнавын һәм кинога төшүен дәвам итә.
Александр Домогаровның кеше арасына чыгуы һәрвакыт зур кызыксыну тудыра. Әле ул танылган фильмның дәвамында – “Гардемариннар-4”тә төшә. Күптән түгел ул әлеге кинога төшкән вакыттагы тәнәфестә бер фотосын үзенең аккаунтына урнаштырган.
Актерның фанатлары хафага калган – кино йолдызы тулыланып киткән, үзгәргән. “Я Ходай! Бу Домогаровмы?!” “Вакыт беркемне дә кызганмый...” “М-да... Гардемариннар элекке түгел инде...” кебек комментарийлар язганнар.
Ә сез бу актерны яратасызмы?
Читайте нас