+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2019, 06:56

Безнең Паша - бөтен татар эстрадасына "рулевой"

"ТMTV", "Татар радиосы"н тотучы "Барс-Медиа" ширкәтенә Айдар Галимов кешесен куялар, ди...

"ТMTV", "Татар радиосы"н тотучы "Барс-Медиа" ширкәтенә Айдар Галимов кешесен куялар, ди...
«Барс-Медиа» медиа төркеме башлыгы итеп Айдар Галимов студиясенең элекке җитәкчесе Павел Волонихин куелырга мөмкин, дип хәбәр итә "Азатлык".
Аңа 40 яшь, Уфа егете. БДУның география факультетын тәмамлаган, укыган елларында ук Хәмдүнә Тимергалиеваның гастроль турын оештыра. 2000 елдан ул җырчы Айдар Галимовның “Айдар” театр-студиясендә эшли һәм ике елдан студияне җитәкли башлый.
Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина кебек артистлар белән хезмәттәшлек итә, берничә тапкыр Уфага София Ротаруны чакыра.
Булдырыр да, безнең Паша бит әле ул!
Читайте нас